Венер Сәлимов тәрәзәдән карап торып хатынына кар көрәткән
Ул шул хакта сторис куйган.
Кайчандыр сәхнәдә «әрмән түгел, татар мин» дип җырлаучы Венер Сәлимов хатынының кар көрәгәнен тәрәзә аша видеога төшергән. Анда бала тавышлары да килә.
«Ниһаять, бу көн килеп җитте. Әниегез көрәп карасын әле. Ә без балалар белән җылы өйдә утырабыз», — ди ул машина тирәсен кардан арындырып йөрүче хатыны турында. Сторисында «булдырасың», «молодец» дип хәләл җефетен мактап та язган.
Күрәсең, хатыны: «Карны кем дә көри аны, менә ике кечкенә бала карап кара син», — дип кар көрәргә чыгып киткәндер.
Венер Сәлимов белән хатыны Ильвина кыз һәм ул үстерә.