Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венер Сәлимов ни өчен туен Биектауда үткәргән?

Венер Сәлимов үзе – Әгерҗедән, ә тормыш иптәше Ильвина – Казан кызы. Әмма ни өчендер яшьләрнең туе Биектауда узган. Сәбәбен Венер Интертатка аңлатты.

news_top_970_100
Венер Сәлимов ни өчен туен Биектауда үткәргән?
“Туйны миңа ошаган кафеда, ягъни Биектаудагы “Тулпар” кафесында үткәрдек. Анда бик уңайлы, барысы да нәкъ мин теләгәнчә. Кафе 3 катлы, өченче катта- туй, икенче катта дискотека булды. Мәҗлескә барлыгы 70 кеше җыелды. Җырчылар да күп иде”, - дип сөйләде безгә Венер Сәлимов.

Венер белән Ильвина 1,5 ел очрашып йөргән. 8 июньдә Венер сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. 17 декабрьдә – никах, 22 декабрьдә туйлары узды. “Ничек танышуыбызны сөйлисем килми, чөнки хатын үпкәләргә мөмкин. Ул сәнгать өлкәсеннән түгел, кем булып эшләве дә сер”, - диде Венер.

Яшь гаилә Венерның “Царево” бистәсендәге яңа фатирында яшәячәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100