Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Велосипедта йөрүче нәни малайны ике метрлы чокырдагы баткаклык суырып алган

news_top_970_100
Велосипедта йөрүче нәни малайны ике метрлы чокырдагы баткаклык суырып алган
"Татар-информ" архивы

Түбән Новгород өлкәсенең Городецкий районында бала пычрак тулган 2 метр тирәнлектәге чокырга төшеп һәлак була язган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хәзер авылларда – язгы пычрак, күлләвекләр, баткаклык чоры. Городецкий районының Первомайский бистәсендә 8 яшьләр чамасындагы малай велосипедта йөри, шул чакта аны пычрак сулар тирән чокырга суырып ала. Баланы коткару могҗиза булды, диелә хәбәрдә.

Бер урамда газ торбалары салалар, шуннан соң юлда 2 метрлы чокыр кала, аңа пычрак тула. Бала велосипедта йөргәндә тигезлеген югалта һәм пычракка егыла, шуннан соң баткак аны төпкә суыра башлый.

«Аны чокырга суырып алды, ул билдән батты. Үзе чыга алмый, ярдәм сорап кычкыра. Малай зәңгәрләнеп килә, калтырана», – ди биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.

Бәхеткә, узып баручы ир-ат малайны пычрактан тартып чыгара. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Җирле администрация аңлатмасы буенча, февраль башыннан Первомайский бистәсендә урамнарга газ кертәләр. Җир эшләре вакытында грунт ишелгән, газүткәргеч урынында чокыр барлыкка килгән. Кар эри башлагач, чокырга су җыелган. Бала батуга бәйле вакыйга булганнан соң, урынга хакимият вәкилләре, подрядчы оешма хезмәткәрләре барган. Шул ук көнне чокырга таш тутырганнар, туфрак кибүгә, юлны нормаль хәлгә китерәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100