news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Велосипед өстенә электр чыбыклары төшкәч, 5 яшьлек малай һәлак булган

news_top

Свердловск өлкәсенең Волчанск шәһәрендә 5 яшьлек баланы ток сугып үтергән. Бу хакта прокуратурага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Фаҗига Вьюжный бистәсендә Луговая урамында була. Туганнарында кунак булган малай өй янында велосипедта йөри. Бер мизгелдә көчле җил чыгып, электр тапшыру линиясе өзелә. Электр чыбыклары нәкъ баланың велосипеды өстенә төшә, малайны ток суга.

«Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары баланың үлемен раслады», – диелә ведомствоның Телеграм-каналында.

Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты «Саксызлык буенча кеше үлеме» буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар