news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Великолепный век» сериалында Хюррем-султан ролен башкарган актриса бәби тапкан

37 яшьлек Мәрьям Узерли икенче тапкыр әни булган.

news_top

«Великолепный век» сериалы йолдызы, төрек-немец актрисасы Мәрьям Узерли икенче тапкыр әни булган. Мәрьям Узерли бу сериалда Хюррем-султан / Роксолана / (Александра) ролен башкара. 37 яшьлек әни кеше бәбинең фотосын инстаграмга куйган.

«Минем кадерлем Лили Кои… әтиең белән мин сине гаиләбездә сәламләүгә сөенәбез», — дип яза ул.

2014 елда Мәрьям беренче кызы Лараны тапты. Аның ире — төрек эшмәкәре Джан Атеш.

«Великолепный век» — төрек сериалы, тарихы драма жанрында. Ул тарихи фактларга нигезләнгән һәм Сөләйман патша заманы турында бәян итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар