news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша ролен башкарган актерны хөкем иттеләр

news_top
«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша ролен башкарган актерны хөкем иттеләр
"Великолепный век" сериалыннан стоп-кадр

«Великолепный век» сериалында Рөстәм паша ролен башкарган Төркия актеры Озан Гювен элеккеге сөйгәнен кыйнаганы өчен төрмә срогы алган. Бу хакта «HaberGazetesi» басмасы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Суд аны Дениз Булутсузга һөҗүм итүдә гаепле дип таныган һәм 2 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Актер үзе барлык гаепләүләрне кире какканһәм, конфликт Булутсуз инициативасы белән чыкты, дип белдергән. Шулай ук ул аны агрессиядә һәм яла ягуда гаепли.

Озан Гювен, «Великолепный век»тан тыш, шулай ук «Балалайка», «Асли и Кәрим» һәм башка фильмнарда да төшкән.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Төркиядә «Великолепный век»ның башка «йолдызын» – Солтан Сөләйманны уйнаган Халит Эргенчны – ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепләп, төрмә срогына хөкем иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар