news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Великолепный век» «йолдызын» төрмәгә утыртканнар

news_top
«Великолепный век» «йолдызын» төрмәгә утыртканнар
Фото: «Великолепный век» сериалыннан алынган кадр

«Великолепный век» сериалында Солтан Сөләйманны уйнаган төрек актеры Халит Эргенч төрмә җәзасына хөкем ителгән. Бу хакта «Anadolu» агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Истанбул суды аны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепле дип тапкан. Актерга 1 ел да 10 ай һәм 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Гаепләү ягы 2 ел да 3 ай сораган булган. Әмма суд Эргенчның моңа кадәр закон белән проблемалары булмавын исәпкә алган.

Актер суд карарына шикаять бирергә хокуклы, диелә хәбәрдә.

Эргенч 30дан артык фильмда төшкән. Ул «Великолепный век», «Моя Родина – это ты», «Отец и сын» һ.б. картиналардагы рольләре белән таныла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар