news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Вечный зов» һәм «Большая перемена» киноларында уйнаган актер вафат

Мәрхүм Валерий Хлевинскийга 77 яшь иде.

news_top
«Вечный зов» һәм «Большая перемена» киноларында уйнаган актер вафат

Россиянең халык артисты, актер һәм педагог Валерий Хлевинский 77 яшендә вафат булды.  Бу турыда Чехов исемендәге МХТ театрына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Аны соңгы юлга 11 гыйнварда озаталар һәм Мәскәүнең Троекуров зиратына җирлиләр.

Валерий Хлевинский 1943 елның 14 ноябрендә туган. 1969 елда МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлый, аннары "Современник" театрына эшкә килә. 2001 елда Чехов исемендәге МХТга күчә.

Ул «Вся королевская рать», «Большая перемена», «Берега», «Вечный зов», «Следствие ведут ЗнаТоКи. Ответный удар», «Валентин и Валентина» һәм башка фильмнар аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар