Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВДВ Соледарны төньяктан һәм көньяктан камап алган, шәһәрдә сугышлар бара

news_top_970_100
ВДВ Соледарны төньяктан һәм көньяктан камап алган, шәһәрдә сугышлар бара
Владимир Васильев фотосы / архив

ВДВ подразделениеләре Соледарны төньяк һәм көньяк өлешеннән камап алган. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Россия Кораллы Көчләре көндәшнең терәк пунктларына һөҗүм итә», – дип сөйләделәр хәрби ведомствода.

Министрлыкта әйтүләренчә, штурм отрядлары шәһәрдә сугыш алып бара.

Узган тәүлек эчендә Россия кораллы көчләре Донецк юнәлешендә Соледар районында Подгородное бистәсен контрольгә ала алган. Украина кораллы көчләре 80 хәрбиен, 1 танк, броньләнгән 3 хәрби машина һәм 2 автомобиль югалткан.

Кичә кич «Вагнер» төркеме хәрбиләренең Соледарны контрольгә алуы билгеле булды. «Вагнер» төркеменә нигез салучы Евгений Пригожин әйткәнчә, шәһәр үзәгендә «котел» булдырылган һәм шунда көрәш алып барыла. Моннан тыш, аның подразделениеләре тоз шахталарын да алган.

Соледар Киев өчен стратегик әһәмияткә ия, ул Артемовск (Бахмут) – Северск оборона линиясе үзәгендә урнашкан. Монда Украина хәрбиләре куәтле оборона ныгытмалары торгызган. Соледарны азат итү Артемовск һәм Северск арасында тәэмин итүнең туры юлын өзәргә, шулай ук Артемовскины төньяк яклап басып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Соледар шәһәрендә төшереп алынган кадрлар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100