Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вазифасын үтәсә, фаҗига булмас иде»: йөртүчегә ялган белешмә биргән табиб эше судта

Татарстанның Алексеевск районында психик яктан сәламәт булмаган шоферга нигезсез рәвештә белешмә бирүдә гаепләнгән табиб эшен карый башладылар. Таныклык алганнан соң берникадәр вакыттан, бу шофер 6 яшьлек малайны бәрдереп үтерә. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Вазифасын үтәсә, фаҗига булмас иде»: йөртүчегә ялган белешмә биргән табиб эше судта
ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

«Баланың туганнары, суд бүген эшкә нокта куяр, дип өметләнгәннәр иде»

Фаҗига 2023 елның 28 мартында Алексеевск бистәсендә була. Кечкенә Әмир дәү әнисе янына кунакка кайткан булган. Бала балалар мәйданчыгына уйнарга дип чыга. Үзе белән велосипедын да ала.

Юлдан «Chevrolet» машинасы очып чыкканда, зуррак балалар качып өлгерә, ә менә ул – арада иң кечкенәсе – өлгерми кала. Руль артында 56 яшьлек Алексеевск бистәсе кешесе була. Машина көпчәкләре баланы берничә метр сөйрәп бара, аннан сулыкка кереп китә. Әмир шунда ук үлә. Аңа 6 яшь була.

Малай үлгәч, бу эшкә Тикшерү комитеты да, прокуратура да кушыла. Шоферга карата җинаять эше кузгатыла. Алга таба тикшерүләр вакытында, аның машина йөртү таныклыгын алырга тиеш булмавы ачыклана.

Ир-ат психик яктан авыру булып чыга, һәм аны колония урынына мәҗбүри дәвалауга җибәрәләр. Шуннан соң аның, шундый җитди тайпылышлары була торып, ничек итеп медицина комиссиясен узганын һәм машина йөртү таныклыгы алуын тикшерә башлаганнар.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Тикшерү медицина белешмәсенә кул куйган табибны таба. Нәкъ менә аның нигезендә малайның үлемендә гаепле булган кешегә ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын бирелә. Тикшерү фикеренчә, Алексеевск үзәк район хастаханәсе табибы документны законсыз биргән. Нәкъ менә ул җинаять эшенең яңа фигуранты итеп билгеләнә, аны ваемсызлыкта гаеплиләр.

Алексеевск район судында утырыш иртәнге 10га билгеләнде. Гаепләнүче табиб Мөҗип Фәттахов процесска үзенең ярдәм төркеме һәм адвокаты белән килде. Матбугат чаралары белән сөйләшүдән ул әдәпле генә итеп баш тартты, елмаеп: «Комментарийларсыз», – диде.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Үлгән малайның әбисе шунда ук суд бинасына керә алмады, ул паспортын оныткан була. Ул бүген суд гаилә өчен газаплы булган эшкә нокта куяр дип өметләнгән. Хатын-кыз паспортын алып килгән арада, суд утырышы башланады.

Судья Наталья Мишанина процесс башлануы турында игълан итте һәм гаепләнүченең шәхесен ачыклауга кереште. Мөҗип Фәттаховка 63 яшь, ул үзенең Алексеевск үзәк район хастаханәсендә дерматовенеролог булып эшләве хакында сөйләде. Ул элегрәк административ җаваплылыкка да һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп ителмәгән булган.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

«Биш ел элек табиб чак кына җинаять эше фигуранты булмады»

Гаепләү ягының адвокаты Олег Рыков сүзләренчә, 5 ел элек табиб чак кына җинаять эшендә фигурант булмый кала. Ул вакытта 3 яшьлек малай һәлак була. Яклаучы шул ук баланың гаиләсе аңа мөрәҗәгать итүен сөйләде.

«Алар улларының хәле начарлануын һәм аның сулый алмый башлаганын сөйләделәр. «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. Шунда аларга, тизрәк булсын өчен, каршыга үзләренең машиналарында килергә тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә алар хастаханәгә үзләре барып җитә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ишегалдында тора, ул хәтта килергә дә чыкмаган була. Шуннан соң дежур табибның урынында булмавы ачыклана. Ул вакытта нәкъ менә Фәттахов дежур була. Хастаханәгә килгәч, ул баланы терелтә башлый, тик малай үлә. Малайның әтисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, әмма Тикшерү комитеты «әти-әнисе ярдәм сорап бик соң мөрәҗәгать иткән» дигән карар чыгара», – дип уртаклашты Олег Рыков.

Адвокат әйтүенчә, ул вакытта малайның әти-әнисе җинаять эше кузгатуга ирешә алмаган.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

«Балалар мәйданчыгы балалар өчен түгел булып чыга»

Суд бүген нәкъ менә бу эшне карауны башлый алмады. Судья Әмирне үтергән шоферның эше дә үзенең карамагында булуын аңлатты. «4 октябрьдә, әлеге җинаять эшен карау нәтиҗәсендә, машина йөртүчегә карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар куллану турында карар чыгарылды», – дип белдерде Наталья Мишанина.

Шуңа бәйле рәвештә судья Фәттаховның гаепләнү шартларына бәя биргәнен аңлатып, үзенә үзе отвод бирде. Ул шоферның транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре булуын ачыклаган иде.

Яклау һәм гаепләү яклары югарыда әйтелгәннәр белән килеште. Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китте. Аннан соң үзенә үзе отвод бирүе һәм суд утырышын күчерү турында карар чыгарды. Әмирнең әбисе Светлана Симонова, процессның башланмавын белгәч, елый башлады.

«Мин, әлбәттә, бу эштә нокта куелыр дип өметләнгән идем, ләкин, күрәсең, бу әле озакка сузылыр. Минемчә, монда шофер да гаепле, чөнки ул үзенең авыру икәнен белгән, әмма рульгә утырган. Ә табиб аңа белешмә биргән өчен гаепле. Бу эш дәвам итәргә тиеш түгел. Балалар мәйданчыгы балалар өчен түгел булып чыга. Безнең бистәдә тагын ничә шундый машина йөртүче бар? Нәрсә, хәзер гел каранып йөрергәме?» – ди ул күз яшьләре аша.

Фото: © Симоновларның гаилә архивыннан

«Җәй җиткәч, мин сезнең янга җәй буена кайтам»

Светлана, кызының кияве һәм 3 баласы белән Казаннан һәр ял көннәрендә диярлек кунакка кайтуын сөйләде. Ул көнне дә шулай булган.

«Җәй көне алар озаккарак та кайталар. Үзегез күреп торасыз: монда – иркен, мәйданчык та янәшәдә генә. Әмирнең дуслары да күп иде. Ул монда өенә кайткан кебек кайта иде. «Әбием, җәй җиткәч, мин сезнең янга җәй буена кайтам», – дигән иде, дип Әмирнең әбисе тагын да ныграк елап җибәрде.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Әлеге балалар мәйданчыгы йорттан юл аша гына урнашкан, тәрәзәдән күренеп тора. Шулай да әби урамга оныгы белән чыга торган булган.

«Ул көнне дә без бергә идек. Башта кызым коляска белән йөрде, аннары без аның белән алмаштык. Оныгым йоклап китте дә, мин колясканы өйгә кертергә дип киттем, ә кызым инде...» – дип, ул җөмләне тәмамлый алмады.

Әмир – уртанчы бала. Гаиләдә тагын 2 кыз үсә. Көз көне малайга 7 яшь туласы була. Ул үзенең беренче мәктәп линейкасын бик көткән була.

Фото: © Симоновларның гаилә архивыннан

Әмирнең әбисе, табибны эштән булса да читләштерерләр, дип өметләнә. Аның төрмәгә эләгүенә ышанмый.

«Белешмәне аптыратып йөрмәсен өчен биргәннәр»

Гаиләнең адвокаты эшнең нечкәлекләре белән уртаклашты. Ул гаепләнүченең табиблар комиссиясе рәисе булуын һәм әлеге кешегә «машина йөртү өчен каршы булган авырулары юк» дигән белешмә бирүен әйтте.

«Бу – төрле авырулар була ала: офтальмология, психиатрия, неврология һәм башкалар. Табиб барлык тәкъдим ителгән документларны карап, комиссия рәисе буларак, тиешле нәтиҗә чыгара. Шуннан соң кеше ЮХИДИгә бара һәм таныклык рәсмиләштерә. Башта Фәттахов 29 мартта биргән беренче күрсәтмәләрендә машина йөртүчедә транспорт чарасы белән идарә итүгә комачаулый торган авыру булуын күрми калуын әйтә», – дип сөйләде адвокат.

Фото: © Елена Фенина /«Татар-информ»

Тикшерү эшләре вакытында гаепләнүче табиб һәм аның хезмәттәшләре тарафыннан берничә җитди кагыйдә бозу очраклары ачыклана. Бу хокук бозулар Татарстан һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыкларын үтәмәү белән бәйле, дип өстәде яклаучы.

«Ул үзенең эш инструкциясен бозган. Ул психиатр һәм неврологның эш урыннарында булмавын һәм алар урынына шәфкать туташының имза куюын белгән. Болар барысы бергә шундый фаҗигагә китерә. Минемчә, бу – Фәттаховның гына түгел, ә башка табибларның, медицина учреждениесе хезмәткәрләренең дә гамәлләре нәтиҗәсе, алар ялганлаган һәм үзләренең вәкаләтләрен арттырган», – дип аңлатты Рыков.

Адвокат законсыз рәвештә машина йөртү таныклыгын алган шоферның хастаханәдә үзен агрессив тотуы һәм медицина комиссиясе өчен кирәкле табибларның булмавына зарлануы турында да сөйләде.

«Кешеләр аңа аларны аптыратудан туктасын өчен эшләгәннәр. Минемчә, әгәр дә барысы да үзләренең вазифаи бурыч һәм боерыкларын үтәсәләр, бу фаҗига булмас иде», – дип нәтиҗә ясады адвокат.

Әмир һәлак булган балалар мәйданчыгын шофер бәрдергәннән соң төзекләндергәннәр. Монда булган хәлләр турында фаҗигадән соң урнаштырылган берничә «лежачий полицейский» гына искә төшерә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 ноябрь 2023
    Исемсез
    "...табиблар урынына шәфкать туташлары имза куя". Бу бөтен җирдә шулай бит.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100