Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вахта эшчеләре утырган автобус авариягә эләккән: һәлак булучылар бар

news_top_970_100

7 июнь иртәсендә Байкал аръягының Могочин районы Давенда бистәсе тирәсендә вахтовиклар утырган автомобиль әйләнеп капланган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар, дип яза «АиФ» басмасы.

Вахта автобусында барлыгы 28 кеше булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 22 кеше зыян күргән һәм 3 кеше үлгән. Фаҗига урынында Могочин район хастаханәсеннән 6 «ашыгыч ярдәм» бригадасы эшли, хирургия бригадасы булдырылган. Давендага Читадан да табиблар килә.

Фото: © Байкал аръягы Тикшерү комитеты

Полиция мәгълүматлары буенча, машинада төнге сменага эшкә баручылар була. Технологик юлдан барган автомобиль трассадан тайпыла һәм әйләнеп каплана.

Бу фаҗигане Байкал аръягы прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты идарәсе тикшерә. Авария урынына Могочин районы прокуроры Андрей Быков та килә.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Тикшерүчеләр автобусны, эзләрне карый, авария шаһитларыннан сорау ала.

Оешма җитәкчелегеннән дә сорау алачаклар, алардан тиешле документларны алып өйрәнәчәкләр. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, Давенда бистәсендә алтын таба торган Александровский руднигы бар. Әлеге язма чыккан вакытта бу компания аңлатма бирмәгән.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Давенда бистәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Гизатов «РЕН ТВ»га хәбәр иткәнчә, һәлак булган 1 кеше шушы бистәдә яшәгән.

Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов кайгы уртаклашты.

«Авариядә һәлак булганнарның гаиләләренең, якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим», – дип язган ул Телеграм-каналында.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100