Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхшиләрчә үтерелгән кыз мәетен авыл клубында тапканнар

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсенең Карталинский районындагы Татищево бистәсендә ташландык мәдәният йорты бинасында 15 яшьлек инвалид кыз мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

6 гыйнварга каршы төндә 15 яшьлек Маша (исеме үзгәртелә) танышы – 19 яшьлек Дмитрий белән ташландык бинада очраша. Авылдашлар талаша башлый, аннары Дмитрий идәндә бау күреп ала һәм шуның белән кызны буып үтерә. Мәетне ташландык бинада калдыра. Кайсыбер матбугат чаралары «егет кызны көчләгән» дип тә яза, тик «КП» сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы көчләү булмавын әйткән.

Дмитрий җинаятен алдан уйлап куйганга охшаган. Ул, үтергәч, кызның гаиләсе яши торган өйгә бара, аларның гаражына ут төртә, шулай итеп, игътибарны читкә юнәлтә, диелә хәбәрдә.

«02.21 сәгатьтә гараж яну турында хәбәр килде. Янгын гараж түбәсен, арадагы стенаны, «Урал» мотоциклын юк иткән», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Ведомствоның якынча белешмәсе буенча, янгын электр җиһазларын дөрес урнаштырмаганга килеп чыккан.

Янгынны сүндереп бетергәч, кызның абыйлары һәм ата-анасы баланың югалуын абайлап ала, эзли башлыйлар. Иртән кызның суынган мәетен табалар һәм полиция чакыралар. Тикшерүчеләр 19 яшьлек Дмитрийга чыга.

«Егетнең качарга маташуы ачыкланды. Ориентировкалар таратылды. Көндез аны тоттылар», – дигәннәр полициядә.

Ачыкланганча, егет психик авыру, һәм аның инвалидлыгы бар. «Аннан сорау алып та булмый. Психиатрия экспертизасы ясарлар, аннары дәвалауга җибәрерләр», – дигән сайтның үз чыганагы.

Хәзер егет сак астында, тикшерү эшләре бара.

Мәрхүмә кыз, психик авыру булу сәбәпле, махсус белем бирү буенча 8нче сыйныфта укыган. Аның инвалидлыгы бар. Ата-анасы, 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге 5 абыйсы-энесе белән яши. Танышлары сүзләренчә, аларның ата-аналары еш «салгалап» йөри.

«Кызның ата-анасы балигъ булмаган балалар эшләре буенча хисапта тора», – дигән сайт чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100