Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши хатын сөйгәненең мәетен тураклап, балконга яшергән дә ярты ел шунда яшәгән

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын сөйгәнен үтергән, мәетен тураклаган һәм мәет белән бер фатирда ярты ел яшәгән. Күршеләре дә берни сизмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бергә яшәүче ир белән хатын «салып» утыра, аннары талашалар. Хатын сөйгәнен чүкеч белән кыйный. Ир үлгәч, мәетне тураклый да балконга яшереп куя. Фатир ирнеке була, хатын шунда тагын ярты ел яши әле. Җинаятьтән соң 1 ел узгач, бу хатынга карата хөкем карары чыгарганнар.

41 яшьлек Женя 5 катлы йортның өске этажындагы үз фатирында ялгыз яши. «Тыныч кына ир-ат, гел яхшы кыяфәттә иде», – дип искә ала күршеләре. Аннары аның тормышында Виктория барлыкка килә. Ул – Женядан бераз олырак. Тиз арада хатын Женя фатирына күчеп тә куя. Шуннан соң бәйрәмнәр, «салулар», гел талашлар китә.

«Алар яхшы булмады, гел кешеләр җыела иде. Фатирда эчтеләр, балалар мәйданчыгына чыгып эчтеләр, Миасс буенда да эчтеләр», – ди күршеләр.

Менә шундый табыннарның берсеннән соң, Виктория Женяның башына кимендә 16 тапкыр чүкеч белән бәрә. Мәет салынган кара капчыклар балконда берничә ай ята. Күршеләр дә Женя югалуга аптырамый, Вика шунда яшәп тора. Фатирда куна, телевизор карый, ашарга пешерә. Җәй җиткәч ис тарала, һәм шуннан соң гына күршеләр чаң суга башлый. Полициягә хәбәр итәләр.

Хокук саклаучылар үтерүчене тиз ачыклый, Викторияне тоткарлыйлар, ул гаебен таный. 29 гыйнварда аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул мәрхүм ир-атның анасына 1,5 млн сум компенсация түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100