1 гыйнварда Амур өлкәсенең Мазаново авылында көнче хатын иренә бензин сипкән һәм тереләй килеш яндырып үтергән. Бу турыда өлкә прокуратурасына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ир белән хатын Яңа ел бәйрәм итә, аннары талаша башлыйлар. Талаш фаҗига белән тәмамлана. Хәзер тикшерү эшләре бара.
42 яшьлек хатын ире белән талаша. Бер версия буенча, ир хатынын көнли һәм җәнҗал чыгара. Ул яраткан хатыны хыянәт итә дип борчыла. Шуннан соң ниләр булганын хәзер тикшерүчеләр ачыклый.
Шунысы билгеле – хатын бензин салынган канистра алып килә һәм караватта ята торган иренең өстенә сибә. Аннары ул иренең өстенә яна торган шырпы ыргыта. Ир-ат мизгел эчендә яна башлый һәм урында ук үлә.
«Прокуратура бу хатынга карата «Аеруча вәхши ысул белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачуны законлы дип тапты. Тикшерү ведомство контролендә», – дигәннәр Амур өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Җинаятьтә шикләнелүче хатын тоткарланган. Әлеге маддә буенча максималь җәза – гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү каралган, диелә хәбәрдә.