Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши хатын биш ел очрашып йөргән сөяркәсен машинада яндырып үтергән

news_top_970_100

6 июньдә Алтай краендагы бер авыл кырыенда янып беткән машина калдыклары табыла. Салон эчендә ир-ат мәете була. Аның куллары наручниклар белән эләктереп куелган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Җинаятьтә шикләнелүчене тиз арада табалар. Ул – мәрхүм ир-атның якын танышы, сөяркәсе була. 

Машинаны биредә яшәүче фермерлар таба. Фермерлар төтен күреп, бирегә килә. 

«Без килгәндә машина янып ята иде, без берни эшли алмадык. Янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндерде, мәет таптылар. Машина авыл артында иде, биредә су кипкән буа бар», – ди авыл советы рәисе.

 

Хатын махсус рәвештә шундый аулак урын сайлаган булуы ихтимал. Ул җинаятенә алдан әзерләнгән, машина янында бензиннан бушаган канистра табылган. 

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, фаҗига булган көнне ир-ат сөяркәсенә очрашырга тәкъдим итә, хатын юлда барышлый ягулык сатып алырга сорый. Ир моның ни булып бетәсен башына да китермәгәндер.

Ир-ат мәетенең куллары наручник белән эләктерелгән. Социаль челтәр кулланучылар ир белән хатын рольләр белән уен уйнагандыр дип фаразлый.

Ир-ат машинага ут капканчы үлгәнме, әллә алданракмы – монысы әлегә ачыкланмаган. 

Өлкә буенча Тикшерү комитеты белешмәсендә хәбәр ителгәнчә, җинаятьтә шикләнелүче хатынга 41 яшь. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән инде. Танышлары аның турында «бик яхшы хатын» дип әйтә.

Mash каналы мәрхүм ир-атка 68 яшь дип хәбәр итә. Алар биш ел чамасы очрашып йөргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100