Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ир хатынының аякларын тактага кадаклап куя һәм ут төртеп яндыра

news_top_970_100

Екатеринбургта коточкыч җинаять кылына – ир-ат бергә яши торган хатынының аякларын тактага кагып куя, аннары хатынга бензин сибә һәм ут төртә. Соңрак ул утны үзе сүндерә. Хатын – хастаханәдә, ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

«Baza» телеграм-каналы белешмәсе буенча, ир-атка 32 яшь. Талашканнан соң, аның хатыны кунарга әнисенә китә, телефонын сүндерә.

Берничә көннән, 25 октябрьдә, ир-ат хатынын урамда күрә, гаражга чакырып китерә, шунда кыйный. Аннары чүкеч белән кадак ала, хатынның аякларын тактага кадаклап куя. Бераз тынычлангач, ир кадакларны тартып чыгара, хатыныннан Асбестка илтеп куярга таләп итә. Ольга баш тарта. Аннары ир хатынга бензин сибә, ут төртә. Хатын авыртудан кычкыра башлый, ир утны сүндерә.

Шуннан соң хатын бик куркып кала, ул рульгә утырып китә. Ләкин юлда авариягә очрый. Ир урманга кача, хәзер аны тотканнар инде. Хатынны хастаханәгә илткәннәр. Аның бик күп урыннары имгәнгән, тәненең 20 проценты пешкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100