Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ана үсмер кызына кайчы ыргыткан һәм баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Вәхши ана үсмер кызына кайчы ыргыткан һәм баш сөяген сындырган
"Татар-информ" архивы

Белоруссиядә күп балалы хатын кызының башына кайчы белән кадаган һәм баш сөяген сындырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

16 февральдә, хәмер эчеп утырырга комачаулагач, ярсынган хатын кайчы ала һәм кыз баласының башына кадый. Вәхши ананы тоткарлаганнар. Бу турыда республиканың Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 32 яшьлек хатын бергә яши торган ире белән «салып» утыра. Балалар күрше бүлмәдә була, алар шаулашалар. Сабыйлар аналарының кисәтүенә колак салмый.

«Ярсыган хатын кайчы ала һәм очлы ягы белән олы кызының башына ыргыта. Баланың башында үтәли яра була, баш сөякләре сына», – диелә хәбәрдә.

12 яшьлек кызның башында коточкыч травма була, ләкин аны хастаханәгә икенче көнне генә илтәләр. Бала табибларны алдый – «егылдым» дип сөйли. Ләкин дөреслекне кече кызлары әйтеп бирә.

Әни кешене тоткарлыйлар. Ул балага һөҗүм итүен таный. Хәзер бу хатынны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Балаларның кечесенә 1 яшь, аларның барысын да гаиләдән алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100