Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ана нәни улының тәненә кайнар балавыз агызган

news_top_970_100

Мәскәүдә яшәүче хатын 2 яшьлек улының тәненә балавыз агызган. Аны Сочидан эзләп тапканнар һәм психиатрия хастаханәсенә салганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хатын, туганнарыннан качып, Сочига киткән булган.

Иң беренече булып, бу хатын белән яши торган ир-ат чаң суга башлый. Хатын курортта ял иткәндә элемтәгә чыгудан туктый. Куркуга калган ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул хатыны сектага эләккән, аларның уртак улына зыян китерергә мөмкин дип фаразлый.

Хатын белән 2 яшьлек сабый кунакханә номерында табыла. Хокук саклаучылар тапканда, хатын адекват халәттә булмый, бала исә куркуга калган.

Соңрак ачыкланганча, хатын бер кунакханәгә урнаша, ә иренә башка кунакханәдә дип әйтә.

«Малайда салкын тию билгеләре була. Сабыйның тәнендә балавыз агызудан эзләр калган. Аны хастаханәгә салганнар. Хатын-кыз Сочи шәһәрендә психоневрология диспансерына урнаштырылды», – дигәннәр ведомствода.

Баланы табиблар карый, хокук саклаучылар тикшерү эшләре башлаган, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, әни кеше ритуал ясаган, шуның өчен баласының тәненә кайнар балавыз агызган.

«Мәскәүдә яшәүче ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Ул бергә яши торган хатыны аларның уртак 2 яшьлек улы белән курорт шәһәрдә булганда элемтәгә чыгудан туктый. Ир-ат фаразлаганча, хатыны сектага эләккән, балага зыян китерү ихтимал», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Хатын-кызга 32 яшь. Прокуратура белешмәсе буенча, ул 2 яшьлек улы белән ритуал ясаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100