Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ана ике улын урындык белән кыйнаган, кайнар үтүк белән җәзалаган

news_top_970_100
Вәхши ана ике улын урындык белән кыйнаган, кайнар үтүк белән җәзалаган
https://pixabay.com/

Иркутск өлкәсендә 20 майда 7 һәм 9 яшьлек ике малайны хастаханәгә китерәләр. Аларны үз аналары вәхшиләрчә җәзалаган. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Балаларның тәне кара янып беткән, аларны туган апалары табибларга алып килгән. Балаларны карагач, алар белән аралашкач, табиблар шок хәле кичергән һәм полициягә хәбәр иткән.

"25 яшьлек әни кеше исерек килеш олы улын урындык белән башына сугып кыйнаган, аягын үтүк белән пешергән. Кече улын да кыйнаган, ул әле дә хастаханәдә ята. Олы малайны вакытлыча яшәргә әтисенә биргәннәр", - дип хәбәр иткәннәр Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Вәхши анага карата җинаять эше ачылган. Аны тоткарлап, изоляторга урнаштырганнар. 

"Ул гел салып йөрергә яратты. Бала тапкач та берни үзгәрмәде, эчүен дәвам итте, аны ире ташлады. Мин аның баласына типкәнен үзем күргәнем булды", - дип сөйли хатынның танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100