news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вәхши ана 5 яшьлек кызы белән 8 яшьлек улын чишендереп, кар өстендә ташлап калдырган

news_top
Вәхши ана 5 яшьлек кызы белән 8 яшьлек улын чишендереп, кар өстендә ташлап калдырган
https://pixabay.com/

Саратов өлкәсендә нәни балаларын кар өстендә ташлап калдырган хатынны 20 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, Вера Зайцева шукланган балаларына ачулана. Ярсыган хатын балаларны шарф белән буа, аннары өс киемнәрен чишендерә һәм 20 градус салкын көнне урамда ташлап калдыра.

Чокырда кар өстендә өшеп беткән балаларны узып баручылар таба. Табиблар сабыйларның гомерен саклап калу өчен тырыша. 5 яшьлек кыз гына исән кала, аның 8 яшьлек абыйсы үлә.

Тоткарланган әни кеше гамәлләрен бик сәер аңлата. Имеш, ул балаларының киләчәген күз алдына китерми. Аннары хатын тагын берничә версия уйлап таба, алар – саташуга охшый. Ләкин хатын тикшерүне алдый алмый, аның үз аңында булуы раслана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар