Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ватрушкада шуганда өч яшьлек бала сулык эченә төшеп киткән

Сабыйны полиция хезмәткәре коткарган.

news_top_970_100
Ватрушкада шуганда өч яшьлек бала сулык эченә төшеп киткән

Санкт-Петербургта полиция хезмәткәре суга бата язган баланы коткарган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Невский районында Нева елгасына нәни кыз егылып төшүен хәбәр итәләр. Урынга хокук саклаучылар килә.

«Өч яшьлек бала ватрушкада шуа. Бер мизгелдә ул боз өстенә кереп китә һәм сулыкка барып төшә. Кызның атасы да биредә була, ул баласын ярдәм итәргә тырыша, тик булдыра алмый. Урынга патруль-пост хезмәте вәкилләрен җибәрделәр», — дип сөйли Россия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Полиция сержанты Дмитрий Ходкевич үзен трос белән урап бәйли һәм сулыкка таба кереп китә. Ул сабыйны боз өстенә тартып чыгара. Бәхеткә, бала исән-сау, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100