news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләре

Исерек килеш «ватрушка»да шуарга, сикерергә ярамый, кеше йөрми торган урында шуарга җыенганда, башта урынны яхшылап тикшерегез.

news_top
«Ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләре
Илнар Төхбәтов

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «ватрушка»да шуганда иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.

  • «Ватрушка»га күп итеп төялмәгез. Бер «ватрушка»га берничә кеше төялсә, барысы да очып чыгу ихтималы бар.
  • «Ватрушка»ны паровоз иттереп тагып йөрмәгез, аларның каплануы ихтимал.
  • Таудан төшеп җиткәч, туктар өчен урын җитәрлек булсын.
  • Кеше шумый торган урында «ватрушка» белән төшәргә җыенсагыз, башта яхшылап карагыз: ботаклар, түмгәкләр булмасын.
  • «Ватрушка»да утырып төшкәндә каршыда йөрүче балалар булмасын.
  • Исерек килеш «ватрушка»да шумагыз.
  • «Ватрушка»да утырып кына шуалар, басып төшә күрмәгез, сикермәгез.
  • «Ватрушка»ны снегоходка, автомобильгә бәйләп тагып йөрмәгез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар