Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ватрушка" чанасында тау шуганда, 42 яшьлек хатын-кыз имгәнгән

"Ватрушка"ларның куркыныч булуын белгечләр күптән кисәтеп килә.

news_top_970_100
"Ватрушка" чанасында тау шуганда, 42 яшьлек хатын-кыз имгәнгән

Чаллыда "ватрушка" чанасында тау шуган хатын-кыз чак кына исән калган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы. 42 яшьлек хатын-кыз Мәләкәс елгасы ярыннан тау шуганда суга каткан баганага бәрелгән.

Мәләкәс елгасы ярыннан тау шуу - бу тирәдә яшәүчеләрнең күптәнге күңел ачуы. Көннәр матур торганда, мондагы таудан олысы-кечесе тау шуа, ди. 42 яшьлек хатын-кыз исә шимбә көнне шуарга була. Төшүен шуып төшә, әмма менә алмый.

Хатын-кызны күтәрү өчен МЧС хезмәткәрләренә махсус җайланма кирәк булган. Шуннан соң аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.

"Ватрушкалар"ның куркыныч булуын белгечләр күптән кисәтеп килә. Бу хакта Интертатта укыгыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100