Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ватанны саклаучылар көненә шигырьләр

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан ватанны саклаучыларга, туган илгә, ир-атларга багышланган шигырьләр һәм мәкальләр тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ватанны саклаучылар көненә шигырьләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдип Маликов

Тормыш кичкән иргә таян! –
Өстен торыр ваклыклардан,
Мәхрүм итмәс шатлыклардан.
Гаебең күреп сүксә-сүгәр,
Яратып бер сукса-сугар,
Яманнардан әмма яклар,
Һәлакәттән сине саклар.

Сугыш кичкән иргә таян!
Ул тубыктан кан эчендә
Җиңеп барган бар көченә.
Гаделлекне яклап барган –
Шул җанында аның калган.
Үзен илгә багышлаган –
Шуның белән ялгышмаган.

Таян иле белән бергә
Үлем аша узган иргә!

Әдип Маликов
Медальләр

Хуҗасы биесә – бииләр,
Көлгәндә – чылтырап көләләр.
Хуҗасы мәйданга җыенса,
Көзгедән елмая медальләр.

Чыңлашып куялар, моң гына,
Кинәттән йөрәкне сызлатып.
...Чыктыгыз иң хәтәр юлларга,
Магнитлы тауларны кузгатып.

Чыңлыйсыз, әйтерсең яшенләп
Кылычлар кисешә һавада.
Кылычлар йөзеннән үткәреп
Сынады кешене замана.

Тудыгыз һөҗүмгә барганда,
Ялкыннан, салютлар языннан.
Җуелмас даныгыз ут белән
Калалар исеменә язылган.

Чыңлыйсыз... Чаң кага Хатыньнар:
«Европа арынды хурлыктан!»
Әйтерсең меңләгән чишмәләр
Дан җырлый җиңүче халыкка.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз, –
Кырдагы башаклар җыры бу.
«Хәерле иртә!» дип уяткан
Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,
Аяклар талса да тынмагыз.
Мендәргә күчмәгез, медальләр,
Йөрәкләр катында чыңлагыз!

Рәдиф Гаташ
Ирләр булыйк!

Ирләр булыйк һәрвакытта, һәр адымда,
Малай чакта –
Уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда.

Ирләр булыйк – үсмер чакта,
Беренче кат яратканда:
Яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә.
Килешкәндә.

Ирләр булыйк – якыннардан аерылганда
Һәм аларны сагынганда.
Егет булгач – юллар үтеп
арган чакта,
ерып булмас карурманда
калган чакта.
Куркынычның күзенә карап
барган чакта, –
тормыш таләп иткән һәр урында,
утта, суда.

Ирләр булыйк – мәхәббәттә җиңелгәндә,
чигенгәндә,
кайгы һәм шатлык килгәндә,
мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә.

Ирләр булыйк – ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк.
Ирләр булыйк!


Саҗидә Сөләйманова

Ир-егеткә

(Шундый булсаң гына
Кирәк син миңа.
Эд. Межелайтис
)

Җир кызларын фәрештәдәй күргән,
садәлекне сөйгән ир-атлар,
кер кундырмый аны саклар өчен,
сездә көч бар, сүнмәс гайрәт бар.
Гүзәллекне сез бик яратканга,
дәвам итә безнең яшәү дә, –
яңа кеше белән өмет туа
киләчәкне күреп яшәргә.
Вакланмаучы, акланмаучы җаннар,
саклау, кадерләүгә сез лаек.
Никадәрле сездә ирлек булса,
шулкадәрле башсыз малайлык.
Абайламый агу биргән дә сез,
саранланмый ширбәт эчергән.
Шуңа да бит без, хатыннар, сезне
Мең кат каргап, мең кат кичергән.
Сез ул – якты көндә ут уйнатып,
башын ташлап биючеләр дә,
афәт купса илдә, янгын чыкса,
башлап утка керүчеләр дә.
Үлемнәрдән өстен ир-егетләр,
сезнең белән көчле Ватаным.
Үзеннән дә алда киләчәккә
яхшы аты бара атаның.
Яшәп туймас гомер дәвамчысы,
һәрчак беренчеләр сафында,
кылычтан да үткен чор чатында
син торасың тормыш сагында


Лилия Гыйбадуллина

Сөрән

(Чирү-чирү адәми зат,
Бу халыкмы?
Бу – халык…
Сөләйман)

Уннан бер, йөздән бер, меңнән бер…
Чирүне ил итә – ир кеше.
Чирүне ил итә – бер кеше.
Меңәүләр берәүдән башлана,
Чиксезлек – берәүдән башлана.
Ыруың юнәлгән кыйбладан
Кайрылып карау юк башкага!
Син чиксәң – югала бөтенлек.
Меңәүләр чигенә, син чиксәң.
Нәселең, ыруың, өммәтең,
Илең дә тез чүгә – син чүксәң.
Тузгынып болганган замана
Нәкъ синең иңнәргә сыенсын.
Өммәтем туңмасын, дисәңме –
Үзеңнең йортыңда ут булсын.
Үзеңнең ишегең нык булсын,
Үзеңнең күңелең бик булсын –
Хурлыкка, сатылу, алдауга
Үзеңнең нигезең чик куйсын.
Син – татар, үзеңчә сөйләш син,
Синеңчә сүзләшсен углың да.
Киләчәк көнең дә, телең дә,
Денең дә – бар да үз кулыңда.
Өеңдә иминлек булмаса,
Ил-йортта иминлек булмас ул.
Тирмәсен тәртиптә тотмаган,
Илен дә тәртиптә күрмәс ул.
Илсезләр ир булып яшәми,
Илне ил иткән дә – ир кеше.
Унлыклар, йөзлекләр, меңлекләр... –
Бөтенлек нигезе – бер кеше.
Телеңне, денеңне хур итеп,
Җиреңә яшертен яу килсә,
Кол булма, тез чүкмә, чигенмә,
Ил белән чигәбез – син чиксәң.
Берәүләр тез чүксә – хурлыгы
Меңнәрнең иңенә ишелә.
Меңнәрне изгәләп сыта да
Илеңне изәргә үчегә.
Киләчәк сагаеп төбәлгән
Үзеңә – чирме бу? Ирме бу?
Йөздән бер, меңнән бер адәмнән
Тупланган чирүме? Илме бу?


Солдат күңеле

Солдат күңеле – янар хыяллар ул,
Үтелмәгән авыр юллар ул.
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр уйлар ул.
Солдат күңеле – алсу чәчәкләрнең,
Яшел тугайларның исләре.
Янып эшләп үскән колхоз кыры,
Тальян моңы, авыл кичләре.
Солдат күңеле – яшьлек дусларының
Вәгъдәләре, өмет чишмәсе.
Көткән кызының сагыш-хыяллары,
Укылмаган китап киштәсе.
Солдат күңеле – авыр чорыбызның
Ышанычы, көче, терәге.
Күз яшьләре тамган аналарның
Өметләре, керсез йөрәге.

***

(Авторы билгесез шигырь)

Туган жирдән аерылып, еракларда –
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә – хезмәттә син, Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый – олы рухи Биеклекне,
Куәт эстәп, армый-талмый Күнегүне,
Түземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!
Сине һәркөн искә алып үтәбез!
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп,
Исән-имин кайтуыңны көтәбез.


Гөлүсә Батталова

Ватаным

Мин сине сайланып алмадым,
Син минем – бердәнбер Ватаным!
Тик бергә үтәргә ни өчен –
Язмышның явызлар язганын?

Мин синең далаңның яралган,
Иделең үстергән бер балаң.
Йөземдә – хәсрәтем шәүләсе,
Хак белән нахакны бутамам!

Бабамнар бик күпне күргәннәр –
Тик... миннән бәхетле бабамнар!
Алар бит Ватанын коткарып(!!!)
Кырларда башларын салганнар!

Син минем бердәнбер Ватаным!
Үзәгем өзелә уйласам...
Акылдан язмаска төн ката
Ялгызым бүредәй уласам...

Җиңелрәк булыр күк... Кендегем
Җебеннән өзелер-өзелмәс...
Бәгырьгә укмашкан кутырлар
Инде юк, мәңгегә төзәлмәс...

Мин сине сайланып алмадым,
Син минем бердәнбер – җан ярам...
Сөюем-нәфрәтем – янәшә –
Көлеңдә гөл булып яралам...

Нур Әхмәдиев
Ирләр

Ирләр кыя таштай каты, диделәр.
Кыя ташка ирләр килделәр.
Кисәкләргә ватып өйделәр.
Имәндәй нык, диләр ирләрне,
Ә мин күрдем
Имәнне дә ирләр игәнне...
Нәрсә имән, нәрсә кыяташ!
Корычтай нык асыл, чын ирләр.
Язмышларын җиңгән ир каршында
Тез чүккәннәр хәтта үлемнәр.

Ил язмышы – ул бит ир язмышы,
Күпме башка казык кагылган.
Антлар гына түгел,
Тарих үзе
Ирләр каны белән язылган.

Горурлык
Әнгам Атнабаев

Туган илем! Син бит минем өчен
Хәтта җаным фида кылырлык
Туган әнкәм кебек якын дисәм,
Бу – төчелек түгел, – горурлык!

Туган илем, минем җылы өем,
Башка җирдә миңа урын юк,
Дип шатлансам синдә яшәвемә,
Бу – төчелек түгел, – горурлык!

Туган илем – минем туган телем,
Шушы телдән башка җырым юк,
Дип җырласам әгәр җырларымда,
Бу – төчелек түгел, – горурлык!

Туган илем, синең үткән юлың –
Минем юлым, башка юлым юк,
Дип карасам барыр юлларыма,
Бу – төчелек түгел, – горурлык!

Фәүзия Солтан
Сездән башка нишләр идек бу дөньяда? –
Янмас идек, көймәс идек, сөймәс идек.
Яшәүнең һич яме юк бит, сез булмагач,
Сездән башка утка-суга кермәс идек.
Янган утка керә, диләр, хатын-кызны...
Ут ягучы, дөрләтүче сез бит аны.
Чапкан атны туктатучы хатын-кыз, ди,
Чабучы ат сез түгелме, ир затлары?
Хатын-кызны чәчәк-гөлгә, назга күмеп,
Алиһәм дип иркәләүче – ир-ат булыр.
Сагыш-хәсрәт, күз яшенә күмүче дә,
«Убырлы» дип сүгүче дә ир-ат булыр.
Сер бирмичә йөргән була хатын-кызлар,
Күңелләрен аңлый белер йөрәк кирәк.
Иңнәренә башны куеп сыенырга,
«Юньсезем» дип сагынырга да ир-ат кирәк.

Туган ил, ир-атлар турында мәкальләр

* Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

* Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.

* Ата-бабам торган җир – кендек каным тамган җир.

* Атаң да җир, анаң да җир.

* Ат – туйган җиренә, ир туган иленә тартыр.

* Аягы яман түрне болгар, авызы яман илне болгар.

* Бердә түгел, илдә көч.

* Береккән ил бозылмас.

* Болгар йорты – Идел йорт, Идел эче – имин йорт.

* Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

* Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар.

* Җир-су дигән җирсендерә, йөрәкләрне җилкендерә.

* Җир-суы бар җирен сөйләр,

Ил-йорты бар илен сөйләр, ил-йорты юк ниен сөйләр?

* Җир тартмаса, су тарта.

* Идел буе – бәрәкәтле җир.

* Идел кичми ил булмый.

* Ил аткан таш ерак китә.

* Ил ачуы – яман ачу.

* Ил белән этәргәч, тау күчкән.

* Илгә таянган – Идел кичәр.

* Илдә булса үлмәссең, илсез көнең күрмәссең.

* Илдә илле төрле кеше була.

* Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез.

* Иле ныкның биле нык.

* Иленнән аерылган – канаты каерылган.

* Ил илдән калса, иргә намус.

* Ил – иргә, ир илгә таяна.

* Ил йоласыз булмас.

* Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән.

* Ил намусы – ир намусы.

* Илсез кеше – телсез сандугач.

* Ил теле им булыр.

* Ил эче – алтын бишек.

* Ир кадере ил белән.

* Ирләр киңәше ил корган.

* Таянма билеңә, таян илеңә.

* Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.

* Туган туфракка баскан эз суынмый.

* Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

* Халык йорты – туган ил.

* Үзем өчен туганмын, илем өчен үләрмен.

* Үз илем – алтын бишек.

* Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.

*Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.

*Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.

*Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.

*Ат үлсә – тояк калыр, ир үлсә – мактаулы аты калыр.

*Имән агачның иелгәне – сынганы, ир егетнең оялганы – үлгәне.

*Ир-егет ата-анасын ташламас.

*Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.

*Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса – аннан өмет өз.

*Ирне намус борчый.

*Ирнең асылы эштә танылыр.

*Кайгы күрми егет ир булмый.

*Карчыганың – очышыннан, ир-егетнең аяк басуыннан билгеле.

*Намуслы ир хур булмас.

*Тырышкан ир морадына ирешер.

*Һәр бүрек кигән ир түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100