«Вәт сыйлап та куйдылар, өч көн эчендә туныма сыймаслык дәрәҗәгә җиткәнмен»
Тинчурин театрының социаль челтәрдәге сәхифәсендә Исламия Мәхмүтова белән бәйле кызыклы хәл турында язганнар.
Күренекле шәхесләрнең тормышлары шулкадәр вакыйгаларга бай була, хәер алар үзләре – тоташ вакыйга! Легендар татар актрисасы Исламия Мәхмүтова белән дә берсендә бик күңелле хәл килеп чыга.
Бер елны Тинчурин театры артистлары Исламия ханымның туган ягы Әлки районына кайтканнар. Район өчен бу – зур вакыйга була. Тинчурин театры, бигрәк тә Исламия Мәхмүтова үзе кайткан бит! Әлбәттә, аларны тиешенчә итеп каршы алганнар. Бәлешләр, пилмәннәр, башка төрле нигъмәтләр белән сыйлаганнар. Бу хәл 3 көн дәвам иткән.
«Без инде төшке аштан баш та тарта башладык», – дип хәтерендә яңарткан бу көннәрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Шулай ныклы режимда 3 көн сыйланган дәвердә, чираттагы әбәткә барганнар. Ашап алганнан соң туннарын, пәлтәләрен киеп, урамга чыкканнар. «Вәт сыйлап та куйдылар, 3 көн өчендә туныма сыймаслык дәрәҗәгә җиткәнмен!» – ди икән Исламия ханым. Озак та үтми, артыннан кызы Лилия Мәхмүтова чыга. «Әни, син ялгыш минем тунны кигәнсең бугай», – ди икән Лилия.
Баксаң, гастрольгә чыгар алдыннан гына артисткалар икесе дә бер үк төсле тун алган булганнар! «Шулайдыр шул, мин инде 3 көн эчендә туныма сыймаслык булып симергәнмен, дип курыккан идем!» – дигән Исламия ханым. «Мин дә, шулкадәр ашау ябыктырган, дип сөенергә өлгердем», – дип көлгән Лилия Мәхмүтова.
Әлеге вакыйга турында Тинчурин театрының социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә алганнар.