news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Атланып йөрерлек!» - җырлар авторы Нияз Гәрәев сарык кадәр куян күрсәтте

news_top

Күп җырлар авторы, блогер Нияз Гәрәев үзенең сәхифәсендә бик зур йорт куяны күрсәтте. «Ай-яй, сарык бит бу! Карагыз әле сез моны! Ничә килограмм, кем белә? – дип сөенә матур малкае өчен блогер.

Йорт куяны, чыннан да, әкәмәт зур булып үскән. Үзе исә тыпырчынмый да, хуҗасының кулында тыныч кына тора. Нияз Гәрәев комментарийларда язуынча, куянның колаклары 25 сантиметр. Үзе исә 7 айлык.

«Моның колакларын аяк киеме эченә киез итеп салырга була», «Вәт куян бу, атланып йөрергә була», «Ничек үскән бу куян шуның хәтле», «Бу колаклары белән җил чыгара күрмәсен, ярты дөньяны әрәм итәчәк», «Мутанттыр бу», «Тибеп аудара аладыр бу» – дип гаҗәпләнгән халык куянны күреп.

«Куяның сарык чаклы булгач, сарыгың нәрсә чаклы?» – дип тә шаяртканнар аны. «Сыер кадәр», – дип җавап кайтарган блогер.

Ә инде куянның язмышы белән кызыксынучыларга Нияз Гәрәев: «Кыз куяннарны шатландырырга китте», – дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар