Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәт бу кыз!»: Башкортстанда яшәүче 19 яшьлек Алинә бабасы, әтисе һөнәрен сайлаган

news_top_970_100
«Вәт бу кыз!»: Башкортстанда яшәүче 19 яшьлек Алинә бабасы, әтисе һөнәрен сайлаган

Башкортстанның Әбҗәлил районында яшәүче 19 яшьлек Алинә Галиуллина тракторчы булып эшли.

Алинә үзе тракторчы оныгы, тракторчы кызы һәм тракторчы сеңлесе икән. Үзе дә шул һөнәрне сайлаган. Батыр яшь кыз турында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең телеграм каналында язган.

«Вәт бу кыз! Бу батыр кызны туган Әбҗәлил районында бөтен кеше беләдер», – дип яза ул.

Алинә сентябрь аеннан районның «Красная Башкирия» хуҗалыгында эшли икән. Бу һөнәрне үзе сайлаган. Эшен яратып башкара, язны көтә. Хәзерге вакытта бригада белән бергә техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Бердәнбер кызның эшен хезмәттәшләре дә әйбәт бәяли икән.

Баймак көллиятен тәмамлагач, Алинә мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул эш эзләүчеләргә адреслы социаль ярдәм программасына эләгә. Ул социаль контракт төзи, эш табыла, һәм беренче айларда финанс ярдәм дә күрсәтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100