Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Васыятьнамәне мәктәп укучылары да яза» - мирасыңны яшьтән үк бүлеп куй

Васыятьнамәне кайчан язарга? Үлгәннән соң кеше үзен ягарга кушып калдырса нишләргә? Дин әһелләре һәм белгечләр белән бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

news_top_970_100
«Васыятьнамәне мәктәп укучылары да яза» - мирасыңны яшьтән үк бүлеп куй
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» дигән бәйгесен 1 февральдә башлап җибәрде. Быел ул Россиядә халык санын алу һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Шушы көннәрдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуы узды. Оештыручылар быелгы конкурстагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Ул инде өченче тапкыр үткәрелә, катнашучылар саны да елдан-ел арта бара икән. Беренче елны 15 кеше катнашкан булса, былтыр 54 кеше үз васыятьнамәсен тәкъдим иткән.

Быелгы бәйге кызык булырга охшап тора. Әллә яшь буынны җәлеп итү максатыннан, әллә дөньяда көннән-көн онлайн форматта узучы чараларга ихтыяҗ артканын аңлап, агымдагы елда конкурска яңа номинация кертергә булганнар. Моңа кадәр эшләр чәчмә һәм шигъри формада кабул ителсә, хәзер видео-васыятьнамә дә юлларга була. Катнашучы нәселдә буыннан-буынга күчеп килә торган васыятьнамәне укып видеога яздыра да, оештыручыларга җибәрә, яисә үзенең Инстаграм битенә васыятьнамә хештегы белән урнаштыра ала.

«Ничек инде яшь буынны васыятьнамә язарга җәлеп итеп булсын? Аны бит өлкән яшьтәгеләр генә яза, әле аларның да кайберәүләре мирасларын бүлеп калдырмыйча бакыйлыкка китә», — диярсез. Андыйлар да бардыр, ләкин васыятьнамә якты дөнья белән бәхилләшергә берничә минут кала балаларыңны тезеп утырттың да, ашык-пошык мирас бүлә башладың дигән сүз түгел. Аны һәр кеше исән-сау, акылы, зиһене бөтен чагында язып, балалары, якын туган-тумачаларына әйтеп калдырырга тиеш.

«Васыятьнамәне мәктәп укучылары да яза»

«30 яшьтә васыятьнамә язып, туксанга кадәр яшәсәң нишләргә? Еллар узган саен мирас та арта, гаилә дә ишәеп китә ала», — дигән сорау туарга мөмкин. Васыятьнамәне кирәк булганда үзгәртергә, өстәп язарга да була.

«Узган елларда бәйгедә күбесенчә урта яшьтәге кешеләр катнашты. Араларында мәктәп укучылары да бар иде. Дөрес, бу башлангыч сыйныф укучылары түгел, ә 8-11 сыйныфтагылар. Алар әти-әниләреннән күреп, кызыгып язган», — дип сөйләде бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Сиринә абыстай Шаһимәрдәнова матбугат конференциясендә.

Шул вакытта залда утыручы журналистларның берсе: «Васыятьнамәне ничә яшьтә язарга соң? 40 яшь әле иртәрәк кебек, минем туплыйсы мирасым бар», — диде.

Сиринә абыстай аңа карап елмайды да: «Балакаем, бу турыда беркайда да язылмаган. Мәктәп укучылары да язды, дип әйттем бит. Васыятьне һәр кеше исән чагында, акылы яхшы булганда уйлап, гаделлек белән язып, укып калдырырга тиеш. Васыять — бөтен мөселманнарга бик кирәкле фарыз бер гамәл. Кырык яшьтәме, утыз тугыздамы… Анысы язылмаган», — дип оста итеп җавап бирде.

Бу фикерне Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина да хуплады кебек. Ул мәктәпләрдәге сыйныфтан тыш чаралар вакытында васыятьнамәләр турында сөйләргә тәкъдим итте.

«Васыятьнамә — бик кирәкле әйбер, чөнки аның нигезендә тәрбия ята. Васыятьнамә язу кагыйдәләре, аның эчтәлеге, тарихы балалар өчен рухи азык булыр иде. Бу — әхлак, тәрбияне буыннан буынга тапшыру чарасы. Мәктәпләрдә сыйныфтан тыш чаралар уздыралар. „Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз“ бәйгесе турында шунда әйтеп узу бик зур файда китерер иде», — диде Фәния ханым.

«Нотариуслар Ислам кануннарын белсен иде»

Бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, нотариаль палата, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә оештырыла. Игътибар итсәгез, оештыручылар арасында нотариаль палата да бар. Бу юкка гына эшләнмгән. Мөселманнар васыять буенча мирас бүлгәндә нотариусларның дин кануннарын белүләре кулай икән.

«Безнең милләт кешеләре нотариаль конторага васыять буенча мирас бүлергә килгәндә, нотариуслар дин тәртибен белсен иде. Ул Россия кануннарын бозмый. Мал-мөлкәтне бүлгәндә кемгә күпме тиеш булуын Аллаһы Тәгалә төгәл итеп Коръәндә әйткән. Без анда ниндидер яңалык кертә алмыйбыз. Без Коръән, Рәсүлебез әйткән сүзләрне беләбез, ләкин Россия кануннары да бар. Шуңа да бәйгедә ел саен нотариаль палатаны катнаштырабыз. Чөнки васыятьнамә хәзерге вакытта шушы нотариаль контора аша үтә», — дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Үги балаларга нишләргә?

Россия законнары дигәннән… Мирас бүлү мәсьәләсендә Ислам кануннары ил законнарыннан аерыла. Россия Гражданнар кодексы буенча уллыкка, яисә кызлыкка алынган балалар бертигез санала, ә Исламда бу вазгыятькә караш икенче.

«Үги балаларга мирас бирелми. Ләкин Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләдән бер чыгу юлы калдырган. Кеше мөлкәтенең өчтән бер өлешен кемгә тели, шуңа калдыра ала. Ягъни үги бала варислар рәтенә кермәсә дә, васыятьтә аңа үз ихтыярың белән өлеш калдырырга була.

Кызганыч, дөньяда төрле хәлләр була: «Бу картинаны әнигә мин бүләк иттем. Юк, мин бирдем», — дип әле әниләрен күммичә кычкырышып-талашып мөлкәт бүлгән очракларны күргән бар. Алла сакласын, кайчак авылдагы бер өй аркасында бертуганнар аралашмый. Олыларга, хәзер аеруча шушы чирләр булганда, васыять язып, алдан ук балаларны җыеп, укып чыгарга кирәк. Сораулар булса, килешмәсәләр, исән чакта ук аңлашылмаучанлыкларны бетерергә тырышырга кирәк. Ул бит синең балаларың. Син бу дөньядан киткәч, үз балаларың мөлкәт аркасында талашмасын өчен, әйткәнемчә, барысын да алдан эшләп кую хәерле булыр иде», — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Аннан соң динебездә кызларга карата мөлкәт гадел бүленми шикелле. Хәзрәт бу турыда да сөйләп китте:

«Бу гаделсезлек кебек. Ә динебез — гаделлек дине. Кайдан шундый гаделсезлек чыга? Егет үскәч, ул үзенә хәләл җефет таба. Ул шушы хатынын карарга, ашатырга, киендерергә тиеш була. Ә кыз бала кияүгә чыккач, кызның акчасы үзенеке булып санала. Кияү акчасы — гаилә акчасы. Мөлкәт кызга икеләтә әзрәк бирелсә дә, ул барыбер аныкы. Ул акчаны үзенә яки гаиләгә тота ала», — диде ул.

«Васыятьнамәдә рухи байлыкны да күрсәтергә кирәк»

«Мирас» дигәч, күз алдына акча, мал-мөлкәт һәм башка матди кыйммәтләр күз алдына килә. Ә бит васыятьтә алардан тыш, рухи байлыкларны да күрсәтергә кирәк.

«Васыятьне мирас бүлү итеп кенә карыйлар. Ләкин кеше тормышында матди гына түгел, ә рухи байлык та бар. Аларны да васыятьнамәдә күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) үләр алдыннан кешеләргә бүлеп бирер малы булмаган. Ул зур бүләк итеп Коръән китабын калдырган», — диде Сиринә абыстай Шаһимәрдәнова.

Матбугат очрашуында шундый рухи байлыклар язып калдырылган васыятьнамәне дә тәкъдим иттеләр. Аны 1893 елда Җиһанша Усманов язып калдырган.

«Бу васыятьнамәдә Җиһанша Усманов үзен җирләүгә, үзе калдырган намазларны укырга, Мәккәгә хаҗ кылырга дип мирасчыга берәр мең, мәчет-мәдрәсә төзергә өч мең сум акча калдырган. Соңыннан гына мөлкәт бүлү башлана», — диде Татарстан дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков.

Иң борынгы васыятьнамәләрнең берсендә чыгышы белән Казаннан булган Рәхмәтулла Рәхмәнкулов хәтта коймаларны да үзеннән соң килгән буынга тапшырган.

«Бу васыятьнамә 1783 елгы. Бик төгәл язылган. Рәхмәтулла Рәхмәнкулов бөтен калган мөлкәтен, хәтта койма, баз өсләрен тасвирлап, барысына да өлеш чыгарган», — дип сөйләде Илдар Шәфыйков.

«Ләхеттә берүзем ничек калыйм икән?» — дип, үлгәч үзен ягарга кушучылар да бар»

Койма булсынмы, көйләп йөрергә җыр каламы, ата-ана калдырган васыятьне үтәргә кирәк. Үтәмәү — гөнаһ. Ләкин кайбер васыятьләрне бераз үзгәртмичә үтәп тә булмый.

«Васыятьләр төрле була. Әгәр ул дингә туры килә икән, бу вакытта балалар моны үтәргә тиеш. Ә кайчакта дин әһелләре янына килеп: «Хәзрәт, әти костюмнан җирләргә кушты», — диючеләр бар. «Әби гомере буе үзе генә калырга курыкты, «Ләхеттә берүзем ничек калыйм икән?» — дип, үлгәч үзен ягарга кушты", - дигәннәре дә булды. Әлбәттә, ул анда үзе генә булмас. Анда фәрештәләр, безнең догалар була. Ләкин тел белән әйтелсә дә, бу — васыять. Яндыру — гөнаһ, костюмнан җирләргә ярамый. Моның дөрес түгел икәнен балалар да аңлый. Бу вакытта нишләргә? Мондый очракта барысын да дингә туры китереп эшләү хәерле», — дип аңлатты «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен менә шундый очраклар килеп чыкмасын өчен үткәрәләр дә инде. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Алай гына да түгел, быел иң яхшы эшләрдән китап чыгарырга да ниятлиләр. Катнашырга теләүчеләр эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында таба ала.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100