Васыятьнамәдә сезнең исем күрсәтелгән булу мирасның сезгә биреләчәген гарантияләми. Документны судта «дөрес түгел» дип танулары ихтимал. Моның киң таралган берничә сәбәбе бар. Бу хакта юрист Алинә Лактионова кисәтте, дип яза «Челнинские известия».
Юрист түбәндәге сәбәпләрне атады:
- документны имзалаган вакытта васыять итүче хокукый сәләтсез булу;
- васыять кәгазен рәсмиләштерү тәртибе бозылу (имзалар булмау, формада хаталар китү);
- мирас калдыручыга басым ясалу (янау, алдау, көч куллану);
- ялган имза кую яисә ялган документ ясау.
«Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә процедураны төгәл үтәү аеруча мөһим, – ди юрист. – Алдан ук васыятьнамә язучы кешенең психик халәте турында медицина бәяләмәсе алырга һәм васыять кәгазен рәсмиләштерүне видеога яздырып барырга киңәш ителә».
Төп кагыйдәләр:
- мирас алучылар васыятьнамә язу процедурасында катнашырга тиеш түгел;
- мирасны кеше үлгәннән соң 6 ай дәвамында алырга кирәк.
Васыять кәгазе булса да, үлгән кешенең балигъ булмаган балалары, эшкә сәләтсез әти-әнисе һәм ире яки хатыны үзләренә тиешле өлешнең кимендә яртысын алачак.
Мирасны ярты ел дәвамында алып өлгермәгән очракта проблеманы хәл итү шактый авыр: чит илдә яшәү яисә мирас калдыручы белән аралашмау судта нигезле сәбәп буларак кабул ителми, дип хәбәр иткән «Прайм» агентлыгы.