Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Васыять итеп калдырган”: Әнисе яман шештән вафат булган нәни малайны яңа гаиләгә тапшырдылар

“Васыять итеп калдырган”: Әнисе яман шештән вафат булган нәни малайны яңа гаиләгә тапшырдылар

news_top_970_100
“Васыять итеп калдырган”: Әнисе яман шештән вафат булган нәни малайны яңа гаиләгә тапшырдылар
Кырым суды Симферополь шәһәрендә яшәүче нәни Витя Черемисны яңа гаиләгә тапшыру турында карар чыгарды. Витяның әнисе яман шеш белән авырган. Ул баласын яңа гаиләгә тәрбиягә тапшыруны васыять итеп калдырган. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте. 

Үләр алдыннан бу хатын опека органнарына тиешле документларны әзерләп тапшырган. Ләкин түрәләр башкача хәл итеп куйган. Үз әнисе үлгәч, Витя ике ай дәвамында балалар йортында яшәгән. Шул вакытта Витяның язмышын билгеләү эшләре башланган. Ике айдан соң, 4 июньдә Витяны Валентина Тарасенко гаиләсенә биргәннәр.

Сүз уңаеннан, Валентинаның үзенең биш баласы, тәрбиягә алынган ике баласы бар. 

Яшь ярымлык Витяның сабыйлар йортыннан яңа әнисе Валентина белән чыгып киткән мизгел кадрларын “Вести” каналы күрсәтте.


“Яшь хатын, каты авырый, аның баласына коляска һәм кровать кирәк, улын балалар йортыннан алырга тели”, - дип искә ала Валентина Тарасенко – Витяның яңа әнисе.

Алар былтыр очрашалар. Валентина интернетта Алена Черемис хәбәрен күреп ала. Аленада онкологиянең өченче стадиясе була. Ул ярдәм сорап яза.

Валентина Аленаны үз өенә яшәргә чакыра. Бу өйдә Витя да йөреп китә. Быел апрельдә Алена вафат була. Үләр алдыннан ул Витяны Валентинага калдыруны сорап рәсми органнарга да яза. Валентина Тарасенко документларны рәсмиләштерергә маташып карый. Бу хатын нәни Витяны балалар йортына җибәрмәскә тырыша. Тик баланы алып китәләр һәм опекунлык рәсмиләштерүдән баш тарталар. Алар фикеренчә, Украинада Витяның бабасы яши һәм ул опека хокукына ия.

“Без бабайга электрон почта аша документлар тапшырдык. Аннан опекага ризалык сорадык. Ләкин, кызганычка каршы, җавап булмады”, - ди Симферополь шәһәре хакимиятенең балалар эшләре буенча департаменты җитәкчесе Светлана Щербакова.

Соңрак ачыкланганча, бабайга бала кирәк булмый. Валентина судка мөрәҗәгать итә һәм көн саен Витя янына балалар йортына килеп йөри.

Шушы көннәрдә суд утырышы булды. “Әлеге вакытта бала яңа гаиләгә китә. Тәрбиягә алган анасы моның өчен бик тырышты. Әлбәттә, бу вакыйгага нокта куелмый. Бу гаиләгә ярдәм итәргә кирәк. Малай травма алган. Якын арада бала хокуклары буенча вәкил бу гаиләгә барачак. Без элемтәдә торачакбыз”, - дип аңлаткан Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова.

Валентина Тарасенко сөенечен яшерми, хисләре белән уртаклаша.

“Ул бит нәни йолдызчык. Виктор өйгә кайта. Күз алдына китерәсезме, иң мөһим кәгазь – “алып китәргә рөхсәт ителә” – ул бит бик кечкенә”, - ди Валентина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100