Васильево бистәсендә йорт янган: «Умарталарым исән калгач, эчкә җылы йөгерде»
14 март көнне Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә Михаил Скворцовның дачасында янгын чыга. Йорттан берничә метр ераклыкта урнашкан берничә оя умартасы гына исән кала.
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Михаил Скворцов узган атна ахырында гына Васильево бистәсендәге дачасында гаиләсе белән ялларын үткәреп килә. Һәр кадагын үз куллары белән каккан, һәр шөребен балалары белән бергә борган ике катлы матур йортта соңгы тапкыр мунча кереп, ял итүләре була аларның. Янгын өйдән берни дә калдырмый…
«Хатынымның теләкләрен истә тотып, аның хыялын тормышка ашырып салдым мин ул йортны, — дип сүз башлады йорт хуҗасы Михаил. — Йорт блоктан салынган һәм шоколад төсендәге профнастил белән тышланган. Элеккеге гореф-гадәт буенча, аны дусларым белән өмә ясап күтәргән идек, бер-беребезгә шулай ярдәм итештек. Эчен инде бик матур, яхшы итеп үзем эшләдем: камин куелган, уты-суы кергән, мунчасы, бәдрәфе шунда ук, идәннәре дә җылытылган. Газы гына кермәгән».
«Дачаң яна дигәнгә ышанмадым»
Скворцовлар монда шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итә. Алар дачада җәен торалар, кышын атна ахырында килеп мунча кереп, кунып китәләр.
«Җомга көне килеп, мичкә ягам, йорт икенче көнгә генә җылынып бетә. Шимбә көнне мунчалар керәбез. Ял көне кичке сәгать бишләр тирәсендә бөтен әйберне сүндереп, мичнең көлләрен алып, шәһәргә китәбез», — диде дә Михаил тукталып калды.
Яратып, үз көче белән күтәргән йортны янгынның юк итүе турында сөйләргә кыен иде аңа. Янгынны беренчеләрдән булып Васильево бистәсендә яшәүче бер кеше иртән балконга чыккач күреп ала.
«Алар минем дачадан ерак, өч чакрым чамасы. Янгынны күреп, теге кеше килгән, күршеләрне аякка бастырган, янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраткан. Кызганыч, янгын сүндерүчеләр бригадасы килгәндә йорт инде дөрләп яна торган булган.
Янгынны күреп килгән кешене эзләп таптым, мин аңа бик рәхмәтлемен. Әле күрешеп, аны бер бүләклисем бар. Якындагы кешеләр дә булган, күргәннәр, белмим, нишләптер берсе дә реакция белдермәгән», — ди Михаил.
Йорт хуҗасы сүзләренә караганда, аның дачасы «тупик» урында, ягъни башкалардан читтәрәк, бистәнең башка йортларына кадәр 500-600 метр ераклыкта урнашкан. Йортының януы турында Михаил дустыннан ишетеп белгән.
«Дустым да дача алырга теләгән иде. Минем йорт янында бер буш урын бар иде, ул дүшәмбе иртән шуны карарга килде. Шунда миңа шалтыратып: «Дачаң яна бит синең», — дип миңа видео җибәрде. Башта аның сүзләренә ышанмадым. Күргәч, коелып төштем, ни эшләргә дә белмәдем. Хатын белән тиз генә дачабызга киттек. Мин килгәндә инде бер диварның баганалары гына тырпаеп тора иде…
Оҗмахта яши идек бит без. Мин берәүне дә чакыртып эшләтмәдем, барысын да үзем төзедем», — дип борчылды йорт хуҗасы.
Янгынның каян чыкканы әле төгәл билгеле түгел, тикшерү бара.
«Ут мичтән чыкмаган, мунча ягы да алай каты янмаган. Гадәттән тыш министрлык хезмәткәрләре фикеренчә, янгын электр чыбыкларыннан килеп чыккан. Югары көчәнешле ток аркасында булуына ышанып бетмим, чөнки анда минем трансформатор кебек әйбер тора. Киткәндә без бөтен өйдәге утны сүндереп, токтан аласын алып китәбез. Бер 12 вольтлы күзәтү камерасы гына кала. Шул җирдән ут чыккан, дип аңлатты бер янгын сүндерүче. Мин иртән сәгать тугызларда камерадан карап алган идем, дачаны күрсәтми иде инде. Моны интернетның начар булуына сылтадым, берничә тапкыр шулай булгалаган иде», — ди ул.
«Умарталарым исән калгач, эчкә җылы йөгерде»
Михаил узган елның май аенда күптәнге хыялын тормышка ашыра - умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бу эштәге кирәк-яракның да күбесе йортта сакланган.
«Кортларым йорттан берничә метр ераклыкта тора иде. Янгын вакытында аның өстенә калган буш ояларны ташлаганнар. Кичә җыештырып йөргәндә кортларның исән калганын күрдем дә эчемә җылы йөгерде, дәртләнеп киттем.
Умартачылык белән шөгыльләнергә исәбем күптән бар иде, җир мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк булды. Мин Кайбыч якларыннан, анда җир дә бар, тик кайтып торырга эш юк», — ди ул.
Моңа кадәр Михаил төрле умартачыларга барып эшләп йөргән.
«Бервакыт танышым бер умартачыдан калган инвентарьлар сатып алырга тәкъдим итте. Бу минем төшкә дә кермәгән хыялым иде. Кортлар сатып алдым. Умартачылыкка укып чыккан белемем дә бар. Үткән елда юкә балы вакытына гына өлгерсәм дә, үзебезгә җитте, дусларга да өләштем. Дачада умарта тоту рөхсәт ителми бит. Якын-тирә авыллардан берәр умарталык җир алып җибәрергә иде инде», — ди ул.
Скворцовлар бар нәрсәгә дә өлгер, үрнәк гаилә. Башта Михаил 15 ел Казанда заводта эшләгән. Хәзер Яшел Үзәндә металл полировкалаучы булып эшли. Яраткан шөгыле дә бар — автомеханик. Хатыны Людмила белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Людмила үзе дә кул эшенә бик оста икән. Хәзерге вакытта ул үзмәшгуль. Төрле әйберләр: башлык, йорт эчендә кияр өчен йомшак аяк киемнәре бәйләп сата. Сәүдә үзәкләрендә уздырыла торган күргәзмәләргә йөриләр.
«Кайгырып кына ятып та булмый инде. Аптырагач, аракы да эчеп карадым… Эшкә чыктым, бераз булса да, онытылып торам димме соң. Иң кызганычы - анда минем архивларым саклана иде. Балаларның балачагын кассеталы камерага төшергән идем. Армиядән кайткач, өч ел буе 1:1500 масштабында җыелган кораб та янды… Аны балаларга дип сакларга теләгән идем. Арендага алынган фатирларда җыеп, саклап килгән кораб иде ул.
Үзем дә кирәкмәгән сүзләр әйтеп бәла алдыммы, күз тидеме, белмим. Бар да яхшы иде бит… Йорттан бигрәк энем өчен дә бик борчылам. Ул капитан, Украинадагы хәрби операциядә катнаша. Аның белән берәр нәрсә булганчы, минем белән булсын, дигән идем», — ди ул йөрәк януына түз алмыйча.
Алга таба әлеге дача урынында нәрсә буласын әле йорт хуҗасы үзе дә белми. Беренче эш итеп участокны янган калдыклардан, көлдән чистартырга кирәк.
«Хатын миңа ярдәм итәргә, кәефемне күтәрергә, дәртләндерергә теләп, кыз табып бирәм, ди. Йортны улларым белән бергә эшләгән идем бит», — сыкранды Михаил.
Ярдәм итик
Михаил Скворцов үзе белән булган бәлане дөньяга чыгарып салырга теләмәде, уңайсызланды. Ярдәм дә сорый белми ул.
Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89274188338 (Скворцов Михаил Геннадьевич). Әлеге телефон номерына Сбербанк картасы беркетелгән.