Васильево бистәсендә сукбай этләр һөҗүм иткәч зыян күргән 9 яшьлек кыз бик авыр хәлдә. Бу хакта «Татар-информ»га республика Балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
«Хәле үзгәрешсез. Бала реанимация бүлегендә ята. ИВЛ, ЭКМО аппаратларына тоташтырылган. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен бөтен тырышлыкны куя», – дип сөйләгәннәр агентлыкка.
Искәртеп үтик, җомга көнне Васильево бистәсенә керү юлындагы «Яшьләр» тукталышында 9 яшьлек кызга сукбай этләр өере һөҗүм иткән. Баланың бөтен тәнендә ертылган-тешләнгән яралар бик күп булган, диелә хәбәрдә.