28 ноябрьдә Васильево бистәсендә этләр талаган 9 яшьлек кыз бүген вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка сылтама белән яза.
Табиблар мөмкин булган барысын эшләүгә карамастан, кызганычка, бала үлә.
Район башлыгы сүзләренчә, баланың гаиләсенә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.
Этләр талаганнан соң, бала ИВЛ аппаратына тоташтырылган иде, диелә хәбәрдә.