Вәсилә Рәхимова: «Журналистны беркем беркайда көтеп тормый»
«Татар журналисты» сәхифәсендә – Татарстан журналистикасында үз юлын салган, тарихка кереп калган журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова. Зилә Мөбәрәкшинага ул журналистикага карашы, иң истә калган вакыйгалар турында сөйләде һәм яшь буынга файдалы киңәшләрен бирде.

«Бу эшкә омтылуым белән әтием бик горурлана иде»
– Вәсилә апа, журналистика дөньясы нинди юллар белән җәлеп итте икән Сезне?
– Тумышым белән мин Әлдермеш авылыннан – Казанга терәлеп торган атаклы, данлыклы авыл. Яшүсмер вакытта гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. 26 нчы татар мәктәбен тәмамладым. Без гаиләдә 3 бала үстек. Мин гаиләдә – апа, 11 айдан соң энебез Вагыйз туды. Ул халыкта «16 нчы завод» дип йөртелгән моторлар төзү заводында слесарь-клепкалаучы булып эшләде. Завод алдынгысы, үз һөнәренең остасы. Бездән соң туган сеңлебез Мәүлүдә «Оргсинтез»да хисапчы булып эшләде.
Укытучылар да нинди игътибарлы булган: әти-әни күреп җиткермәгән чакта, алар баланың сәләтен күрә белгән. Мәсәлән, мин бик матур, сәнгатьле итеп укыйм, шигырьләр сөйлим, тырышып, иншалар яза идем. Укытучым Фәүзия Минһаҗева: «Синдә журналист булырга оеткы бар. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Роза Сафиуллина-Рәхмәтуллина журналист буларак танылды, син дә сәләтеңне сынап кара, алын әле», – дип, миңа кызыклы темалар тәкъдим итте. Тора-бара үземдә дә кызыксыну туды.
Бу эшкә омтылуым белән әтием бик горурланды. Ул вакытта журналист хезмәтенә: «О-о!» – дип карый иделәр. Әтиебезнең гомере буе икътисадчы, хисапчы итәсе килде, дип сөйләүчеләр бар. Минем әтинең дә андый уйлары бар иде. «Авылда иң беренче кеше – председатель, ә хисапчы нәрсә инде ул? Без бит аның эшен күрмибез», – дидем. Әти: «Бөтен документ эшләрендә председатель хисапчыга карый. Ул «әйе» дисә, эш кузгала», – дип җавап бирде. Һәр әти-әни баласының матур һөнәрле булуын, тормышта үз урынын табуын теләгәндер.
Ул чорда, хәзерге кебек, баланың һәр сәләтенә кечкенәдән үк юл ачу юк иде. Чагыштырып карасак, уйный беләме-юкмы, хәзер баланы шахмат түгәрәгенә, спортка йөртәләр. Мәш киләләр! Ә ул вакытта да түгәрәкләр бар иде, билгеле. Театр, тегү-чигү түгәрәкләренә бик яратып йөрдем.
10 сыйныфны тәмамлаганда, мин инде кая барасымны белә идем. Бик яратып газета-журналлар укып үстем.
«Яшьлек шунысы белән кадерле һәм кызык: ул куркуны, оялуны белми»
– Димәк, яшь вакыттан ук төрле жанрда материаллар язу тәҗрибәгез булган?
– 1972 елда мәктәпне тәмамладым, ул вакытта «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарына үзебезнең район, завод тормышыннан хәбәрләр язып җибәрә идем. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыдым. Жанрлар төрлелеген, нечкәлекләрен яхшылап өйрәттеләр. Укыган чорда да язмыйча тормадым, темалар күп, нәрсә күрәм – шуны яздым. Гел язып тордым.
Уку елларында «яза беләсең» дигән дәлилләрең булырга – курс эшендә хезмәтләрең басылырга тиеш. Анда исемең, гонорарың турында уйлау юк.
«КамАЗ» заводы төзелә башлаган чорлар. Биремнәрне үтәп, «Социалистик Татарстан» газетасына язмалар әзерләп йөрдем. Менә шулай каләм чарланды. Туганнарым янына Чиләбе якларына барам, дигәч тә: «Анда кызык инде, прокатный завод бар, алар Чаллы заводына нәрсәдер җитештерә, барырга кирәк», – дип әйттеләр. Күз алдына китерегез: кулда бер диплом булмаган килеш, әрсезләнеп, чит заводка барып кердем, мәгълүмат туплап кайттым. Хәзер кая барсаң да, кайсы оешмадан, кайсы редакциядән дип, таныклык сорыйлар. Яшьлек шунысы белән кадерле һәм кызык – ул курку, оялуны белми, диләр. Бурыч куелган – борының белән боз тишәсеңме, башкарып чыгасың.
1976 елны Моторлар төзү берләшмәсендә күп еллар эшләгән, үзе дә шунда хәбәрче булып чыныккан редактор Нурулла Гиндуллин мине эшкә алды. Партком газетасы бит, мине төрле яктан сынап карады ул. «Бу кыз бала кая барса да, газета өчен «ризык» алып кайта. Чиләбегә кунакка барамы, туган авылына кайтамы, Сабантуйга төшәме – тема таба белә», – диде.
Берәр кая йомыш белән җибәргәндә, әти: «Авызыгызны асып, күрмәдем, тапмадым, белмим, дигән җавап белән кайтмагыз. Төгәл җавап белән кайтыгыз», – дип әйтә иде. «Күрдеңме? Нәрсә дип әйтте, аңлаттымы, таптыңмы?» – Әти менә шулай таләп итә белде, һәм мин дә моны тиеш дип кабул иттем. Гомерем буе әти киңәшенең бик кирәкле булуын, һөнәремне башкаруда мөһимлеген тойдым.
«Сине «батыра» башлаганда үзеңне якларлык берничә фактны «кесәдә» калдырырга тиешсең»
– Вәсилә апа, журналист эшен дөньядагы иң авыр физик хезмәт белән дә чагыштыручылар булды. Шәхсән Сез бу һөнәрне ничек кабул итәсез?
– Журналистика эше кызыклы да, җаваплы да. Әйтик, тәнкыйди материал әзерлисең, ди. Аны бастырып чыгаралар. Синең артыңда яклаучың юк. Дәлилләреңне тәкъдим итәсең, күрсәтәсең. Тәнкыйтьлисең, ә син тәнкыйтьләгән кешенең күпме элемтәсе – обком, профком һ.б. Башыңнан беркем дә сыйпамый! «Ул – яшь журналист, ул дөрес язмаган», – дип сине «батыра» башлаганда үзеңне якларлык берничә фактны «кесәдә» калдырырга тиешсең. «Боларын гына әйттем, әле монда тагын да зуррак – җинаять эше ачарлык, тәнкыйтьләрлек әйберләр бар», – дип, журналист Мирхәт Хөснимәрдановның яшь журналистны тормыш мәктәбенә өйрәтүен хәтерлим.
Миңа бик тә Мирхәт абыйның язу стиле ошый иде. Илсөя Хәйруллинаның язганнарын йотылып укый идем. Асия Юнысова, Мәгъсүм Гәрәевларга шакката идем. Мәгъсүм абыйның язмаларын карагыз сез, ул әллә кайлардан алып кереп китә. «Мин бу шәхес белән фәлән елда фәлән вакыйгада танышкан идем», – дип яза. Ул шул шәхеснең тулы картотекасын алып барган, дигән сүз!
«Журналистикага зур хыяллар белән килдем»
– Язмаларыгыз төрле-төрле газеталарда актив басылып барса да, 35 ел буе Казан Моторлар җитештерү берләшмәсенең газета редакциясенә тугры калгансыз. Әйтүгә үк әллә ничек булып китте үземә: бигрәк күңелсез урындыр ул, дигән уйлар килде. Әмма өстән-өстән уйлаган, барып күрмәгән килеш фикер йөртү дә дөрес түгелдер. Шуңа күрә соравым шул: бу кадәр ничек эшли алдыгыз анда?
– Мин эшкә килгәндә газета ике телдә – «Заводская правда» – «Завод правдасы» – буларак чыга иде. Үзгәртеп кору елларында аның исеме «Хезмәт юлы» дип үзгәртелде. Аннан соң, «Татмедиа»га буйсына башлагач, газета «Хезмәт» дип чыга башлады. Ул партком органы булып эшләде.
Журналистикага зур хыяллар белән килдем. Хәзерге тел белән әйтсәк, корпоратив газета редакциясенә килеп эләктем. Сиңа бары тик завод кысаларында эшләргә кирәк, уңга-сулга барыш юк кебек... Студент вакытында «Социалистик Татарстан»га («Ватаным Татарстан») язуымны дәвам иттем. Әйтик, аларга съезд барышыннан, пленум, спорт ярышлары, ДОСААФ һ.б. җылы язмалар кирәк иде.
Завод бит ул – зур организм, анда нәрсә генә юк! Заводның Буа һәм Яшел Үзәндә филиаллары да бар иде. Шул ук республика газеталары төрле оешма, коллективларның хезмәтен чагылдыра иде. Менә мин үземә шунда ачкыч таптым: завод газетасында шәһәр тормышы, предприятие, акционерлык җәмгыятьләренең сулышы керергә тиеш иде. Күп тармак яктыртылды. Мин шуңа алынып, үземчә алып барырга тырыштым, эшемне бик яратып эшләдем.
Әле күптән түгел 70 яшьлек юбилеемны уздырдым. 1992 елдан параллель рәвештә китаплар яза башладым. Бүгенге көндә барлыгы 15 китабым чыкты. 1971 елда кулыма каләм алганмын. Аллаһка шөкер, әле дә кулымда каләм. Узган елны ноябрьдә «Рухи үсеш юлында» дигән китабым чыкты. Кешегә әйтер сүзем бар, пенсиягә чыккач, бу эш активлашты. Китапларымның саны артсын әле, дигән максат куймыйм.
– Һәр кешенең тормышында бер үк урында эшләп, күңеле кайткан вакытлары буладыр. Башка эш урыннарына да чакырулар килеп торгандыр.
– Бу сүзләрне еш ишеттек инде. Әйтик, урамнан гына килеп редактор булган бер ханым, җәберләп: «Сез бу газетагыздан башка кайда, нәрсә эшли беләсез?» – дип әйтә. Төзелеш тармагында проектлар ясаучы кеше дисеңме, хастаханәдәге табиблар, мәктәптәге укытучылар... Анда да 30-40шар ел үз урынында һөнәрен «ас» дәрәҗәсендә башкарган кешеләр бар. Ветеран укытучы, атказанган табибка: «Син шул скальпелеңнән башка нәрсә беләсең? Терапевт булып, рецепт язып утырудан башка нәрсә беләсең?» – дип әйтергә хокукыбыз бармы? Ул үз урынын тапкан, аны яратып эшләгән, башкарган.
Кызларым Диләрә, Алсуга да әйткәнем булды. Кайвакыт матур гына эшләгән журналистны редактор итеп күчерәләр. «И-и, журналист булып әрәм булып йөргән, редактор булгач, нинди әйбәт оештыручы, лидер икәнен белдек!» – дисең. Бөтен кешедә дә икесе бергә була алмый. Бик әйбәт язучы булырга мөмкин, әмма бөтен кеше Язучылар берлеге рәисе булмый. Шул яктан карасаң, 35 ел гомеремдә төрле тәкъдимнәр булды. Мин заводны яраттым, матди ягын да яратканмындыр. Республика газетасында эшләгән кешеләр дә ачка үлмәде, аларның да балалары бакчага йөрде. Ничектер, мин шул заводны үз иттем.
«Тәнкыйть тә, мактау да кирәк»
– Журналист үз исемен булдырырга тиеш, дип, юкка гына әйтмиләр инде. Белсеннәр, танысыннар өчен тәнкыйди мәкаләләр язарга, дип әйтмим, аны бөтен кеше дә булдыра алмаска мөмкин бит... Үз исемеңне булдыруның тагын нинди юллары бар икән, ничек уйлыйсыз?
– Нинди генә язмага алынсам да, минем күз алдымда укучы тора. Урта класс дип әйтик. Ул ничек кабул итәр? Мин аңа ялган, фальшь язаммы, яки аны тәэсирләндерерлек, билгеле бер уйларга илһамландыра торган материал тәкъдим итәмме? Шуларны истә тотып, укучыма мин «чәйнәп каптырырга» тырышам. Тәнкыйть тә, мактау да кирәк. Тәнкыйть белән мактауны кертеп, аналитик язма да язу кирәк.
Үзгәртеп кору еллары башлангач, газета-журналларда кулга алып укып булмый торган язмалар артты. Журналист бер вакыйганы күрә дә, шуны әйләндерә-тулгандыра... Ис китәрлек материал да түгел, шуннан бер зур вакыйга ясый. Ул бит тормышта 1-2 тапкыр булырга мөмкин. 300 кешелек залда бер кеше гел төчкереп утыра икән, материалда да «төчкереп утыралар икән» дип әйтү – журналист эше түгел! Хакыйкатьне болай тәкъдим итәргә ярамый.
...Яши-яши, эшли-эшли, тәҗрибә җыелды. Безнең янга яшь коллегалар килде. Мине иң гаҗәпләндергән, эчемне пошырган хәл турында сөйлим. Әйтик, минем белән күрше өстәлдә утырып эшләүче журналист отпускка китә. Бер айдан соң килә. Ул югында 3-4 сан газета чыга. Заводта нинди вакыйгалар булган икән дип, ул газетаны ачып та карамый. Ул хәзер генә газетаны ачып карамаска мөмкин, чөнки интернеттан уку мөмкинлеге бар. Эшләгән урыныңны, һөнәреңне яратмау, дип карыйм мин моңа.
Һәр журналистның яраткан темасы була. Яисә редакция билгеле бер рубриканы алып барырга куша. Берничә темада эшләп, үзен күрсәтә алган кешеләр бар. Шуңа күрә берәр эш кушканда да: «Ул «в теме», – диләр. Ул – байлык дигән сүз. Син гомердә дә медицина, агроном, авыл хуҗалыгы тармагын язмагансың икән, өйрәнер өчен вакыт, теләк кирәк.
Мин «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары редакциясендә штаттан тыш хәбәрче булдым. Штаттан тыш хәбәрче буларак та, Касыйм абый Тәхау, Мидхәт абый Хөснимәрданов, Марат абый Әмирхан, Шәех абый Зәбировлар белән бергә эшләдем. Алар синнән журналист ясар өчен һич иренмичә өйрәтәләр, һәр җөмләңне сүтеп җыя иделәр. Ул бит үзенә күрә тәҗрибә мәктәбе булган! Касыйм абый бигрәк тә төпченүчән иде. Төрле темаларга язган материал, фактларны карап, игътибар белән тикшерделәр.
Шунысын да әйтәсем килә: журналистны беркем беркайда көтеп тормый. Язасың килә, бу теманы ачасың килә икән, үҗәтлегеңне алга җигәсең. «Бу цехның җитәкчесе интервью бирәсе килми, гел качып йөри», – дигән идем. Редакторыбыз: «Ә нәрсә, берәр журналист килеп интервью алсын, сөйләр идем, дип көтеп утыралар дип уйладыңмы?» – диде. Бигрәк тә яңа эшли башлаучылар: «Ул кеше юк иде, кабинеты бикле иде», – дип, авызын асып кайта. Шунда үзеңнең башың эшләргә тиеш. Бу җирдә булмады икән, икенче җирдә шундый ук тема, шундый ук проблема бар ич. «Бу кеше шулай иде, аның урынына менә шулай эшләдем», – дип аңлатасың. Әлбәттә, редактор кулыңа сукмый.
Шундый вакытлар булды: «бишьеллык план» дигән әйберләр бетте, ә газета чыгарга тиеш. Аңа лирика гына бармый. Һәр битнең үз темасы бар.
«Журналистларны яраткан җитәкчеләр бар, күралмаган һәм лояль булганнары да бар»
– Журналистларны хөрмәт иткән кешеләр дә, санга да сукмаучылар да бар бит. Бу хакта ни диярсез?
– Теге яки бу кеше турында язарга барасың. «Җитәкчесе кушкандыр инде», – дип уйлый ул. Аннан газетада чыккан мәкаләңне кисеп ала да җыеп куя. Еллар үтә. 15-20 елдан соң юллар кабат кисешә, башка тема белән тагын шул кеше янына барып керәсең. Ә ул сиңа елмаеп: «Сез бит мине язган идегез, мин аны саклыйм», – ди. Очрашуларда, мәҗлесләрдә берсе: «Бөтен альбомымны актарып, Сезнең минем турында язган язманы алып укыдым әле», – дип, шатланып сөйләде. Ул кешегә мин шушы язмам белән җылылык биргәнмен. Йә булмаса, ул кешене урамда да очратырга мөмкинсең, каршыңа елмаеп килә, исәнләшә. Кайбер кешене исемә төшерә алмыйм, чөнки аралашу күп. Хәзер бигрәк тә: китаплар язганда кимендә 60-70 кеше белән аралашып эш итәсең. Атна саен чыккан газетада, билгеле, бик күп кеше белән аралашасың.
Журналист хезмәтенә рәхмәтле кешеләр бар, аны күрмәмешкә салышкан, «аяк сөртүче» кешеләр дә бар. Аны мактап, эшен күрсәтергә кирәк вакытта, ул синең алда бөтерелә, яздырасы килә. Аннан соң ул кеше сине оныта. Без дә аны онытабыз!
Журналистларны яраткан җитәкчеләр бар, күралмаган һәм лояль булганнары бар. Алар, бәлки, һәрберсе үзенчә хаклыдыр, журналист килә, «сөйләргә, күрсәтергә әйбер юк» диючеләр дә бар. «Килде ни, килмәде ни, эшне бит безгә эшләргә», – дип әйтүчеләр бар. Бу – эшне күрсәтү, пропаганда дип атала. Фикерләгән кеше синең язмаңнан ни дә булса таба.
Дәвамы бар...
-
Рәхимова (Сәхипова) Вәсилә Шәйхулла кызы – 1955 елның февралендә хәзерге Биектау районы Әлдермеш авылында туа. 1972 елны Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1976 елны Казан Моторлар җитештерү заводы газетасында хезмәт юлын башлый. 2010 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя.
1980 елдан СССР журналистлар берле әгъзасы. 2006 елда «КМПО ААҖнең атказанган ветераны» исеменә ирешә. 2005 елны «Казанның 1000 еллыгы» истәлек медале белән бүләкләнә. 2020 елны ТР МДНнең 25 еллыгы хөрмәтенә истәлек медале тапшырыла.
2024 елны «Ислам яңарышына керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнә. Бер үк вакытта, 1992 елдан башлап, һаман да шул штаттан тыш хәбәрче булып, «Иман», «Сөембикә», «Дин вә мәгыйшәт», «Ислам-инфо» газеталарында, республикада нәшер ителүче татар басма матбугатында, «ТНВ» тапшыруларында халкыбызның рухи-әхлакый яңарышы, дин-ислам темаларын яктырта. 2015 елны Татарстан Мөслимәләре берлеге уздырган бәйгедә гран-при яулый, «Татарстанның атаклы абыстае» исемен ала.