Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Рәхимова: «Зур акчалар артыннан куганнар журналистикада эшләми»

«Татар журналисты» сәхифәсендә – Татарстан журналистикасында үз юлын салган, тарихка кереп калган журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова. Зилә Мөбәрәкшинага ул журналистикага карашы, иң истә калган вакыйгалар турында сөйләде һәм яшь буынга файдалы киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Вәсилә Рәхимова: «Зур акчалар артыннан куганнар журналистикада эшләми»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали. Дизайн - Светлана Щеглова

«Без эшләгән дәвердә толерантлык көчле иде»

– Вәсилә апа, Сез эшләгән дәвер сагындырамы?

– Без эшләгән дәвернең, Зилә, тагын бер кызыклы ягы бар иде: толерантлык. Әйтик, газетаны 8 Мартка әзерлибез икән, рус, татар милләтеннән берешәр кеше, икесе дә татар булса, берсе – ир-ат, икенчесе – хатын-кыз булырга тиеш. Кешенең яше дә игътибарга алына. Шундый нечкәлекләр белән дә баш ката иде: төрле милләттән, төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәгеләр булсын!

Комсомол съездлары, яшь ударниклар слетлары, яшьләр арасында ярыш алдынгылары була. Геройларыбыз – станокчылар, тырышып эшләгән Диләрә дигән кызны делегат итеп тә сайладылар, уңышлары да бар иде. Газетаның беренче битендә Диләрәнең рәсеме чыкты. Партком секретаре редакторны чакырган да: «Сезнең бу кызлардан башка, мотор төзүчеләр арасында башка кеше калмадымыни? Газета битендә кызларның рәсемен чыгарып мавыгасыз», – дигән. Хуҗама: «Нәрсә, бу кызның чәче агарып, 30 ел эшләгәнен көтикмени? Ул бит – үз яшьтәшләре арасында лидер, үрнәк. Без бит яшьләрне дә күтәрергә, аларны да үрнәккә күрсәтергә тиеш», – дим.

«Мехчы» газетасы бар иде. Анда «Татарстан яшьләре» газетасы редакторы Җәүдәт абый Кәлимуллинның хатыны Венера апа һәм Фәния апа редактор иде. Без хәзерге «Татмедиа»ның типографиясенә – бөтен газеталар версткаланган дүртенче катына килә идек, күп тиражлы газеталар бик күп иде. Биредә күрешә, аралаша идек.

«Венера апа, дәүләт газеталары янәшәсендә завод-фабрика, төзелеш газеталарын кимсетебрәк карыйлар. «О, Ватаным Татарстаннан килгән!» – дип түгел, «синең дәрәҗәң бик кечкенә» дигән кебек», – дидем. Венера апа: «Ә син бер дә дәрәҗәң кечкенә дип уйлама. Шәһәр-республика газеталары редакциясендә эшләгән журналист әле кайчан синең фәлән цехтагы алдынгы станокчы апаңа, яки саулыгын калдыра-калдыра полировка эшләүче производство алдынгысына барып җитә?» – дип, бик оста итеп аңлатты.

Без эшләгән заманда фронтовиклар бик күп иде. Хезмәт династияләре, идеология эшендә активлар, пропагандистлар – аларны кайчан республика газетасы журналисты белә, яннарына килеп җитәр иде? Ә мин рәхәтләнеп яза идем. «Шушы мотор төзүчеләрне герой ясап йөрисең, аларны рухландырасың», – диде Венера апа.

«Гел кешенең трагедиясен, язмышын уку чыгырдан чыгара!»

– Ничек уйлыйсыз, сүз иреге бармы ул хәзер? Әллә авызыңны чамалап кына ачасымы?

– Тормышта шундый вакыйгалар күп була: әй, мин моны язмыйча калдыра алмыйм, язарга тиеш, мин язмасам, беркем күрми, дип яза торган материаллар була. Хәзер милли матбугатта газета-журналлар бик күп, мәгълүмат чаралары да күп, сайлау мөмкинлеге зур. Әмма «бу кыз буш әйбер язмый, бу егетнең язмалары һавада каләм тирбәтү генә түгел» дисең, өметле журналистларыбыз бар. Газеталарны өемә алдырам, аның тәмен табып, каләм белән астына сыза-сыза укыйм.

Телевидениедә берара журналистлар, операторлар күпләп китте. Алардан: «Ничегрәк кадрлар таптыгыз? Эш рәтенә өйрәтер өчен дә вакыт кирәк бит?» – дип сорадым. «Урын буш тормый, яшьләр килә һәм бик тиз өйрәнә, тотып алалар», – диделәр. Менә мин шуңа бик шатландым.

Эштә тагын бер принцибым бар. Әйтик, Сез минем турында язарга килдегез. Сораулар бирәсез, бигрәк тә шәхси тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре турында кызыксынасыз. Ярый, кеше тугарылып китте, елап та алды, күңеле нечкәрде... Журналистка ул ничек бар – шулай сөйләде. Журналист китә, язма әзерли. Журналист белән интервью бирүче арасындагы була торган серләрне газетада бастырып чыгаралар. Аны укыган кеше елый яки тавышлана. Гел кешенең трагедиясен генә язу чыгырдан чыгара! Ә бит андый газеталар чыга. Аны кемдер сусап-сусап укый! Зилә, уйлап кара, син бер номер алдың, ди, 8-10 бит гел кеше язмышын укып утырасың, икенче номер килә, ай буе шуны укыйсың... Ул сиңа кирәкме? Син аннан нәрсә аласың?

Үзебезгә авылга кайткач, бер апа ашта: «Журналистларны бер дә яратмыйм хәзер, аларга рәнҗүле. Бик кайгылы вакытым иде, мин аның белән сөйләшеп утырдым. Булганын-булмаганын – бөтенесен язды. Ә миңа үлгән баламның гаиләсе алдында оят булды», – ди. Ул кеше бөтен журналистка шундый мөнәсәбәттә бит! Әйтик, бер журналист проблеманы чишәргә, бер мәсьәләдә булышып җибәргән, киңәшен биргән, хәтта язып чыкмаган очракта да нәрсәдер әйтеп җибәргән.

Табиблар арасында «врачебная тайна» дигән әйбер бар. Синең респондентың сиңа сөйләгән икән, аның бөтенесен да язарга кирәкми. Ул кешенең яшисе бар. Син яздың да, каләмеңне салдың да, иртәгә башка биремгә барасың. «Кеше серен чәчмәскә» дигән принципта мин.

Әйтик, тормышта ярамаган әйберне күрдең, ди. Аны тизрәк каядыр «шулай күрдем әле мин» дип чәчәргә ярамый. Әни болай әйтә иде: «Кызым, ишеткән әйберләр дә, күргән әйберләр дә, сизгән әйберләр дә күп була. Аны бөтен дөньяга тарату мәҗбүри түгел. Һәр нәрсәнең үз урыны бар, үзеңне контрольдә тотарга кирәк». Әниләр белми әйтми!

«Тормышта журналист кулы белән эшләргә теләү очраклары бик күп»

– Сүз иреге, дип сөйләшә башлаган идек...

– Цензура бар инде ул. Билгеле бер оешмада, редакциядә эшлисең икән – аның үзенең сәясәте, юлы, кыйбласы. Сүз дә юк, гаделсезлек очраклары бик күп булды. Ул вакытта аноним исемнән дә язмалар күп чыга иде. Үзгәртеп кору елларына туры килгән шушы күренеш башланды.

1988-1989 елга кадәрге язмаларда безнең стильдә «әхлак», «рухи байлык», «рухи азык», «кешенең күңел байлыгы», «күңел матурлыгы» дигән сүзләр дә аз керергә тиеш иде. Язган очракта да: «Алар – үрнәк гаилә, бер-берсен хөрмәт итәләр, тырыш кешеләр», – дип мактый идек. Дәвер буе гаиләдә тәрбияләнгән әхлак, халкыбызның рухи кыйммәтләренең хәтта төшенчәсе дә юк иде. Хәзер – иреккә киттек.

Авылга кайткач та, авылдашлар: «Син журналист бит, язып чык инде, теге шулай эшләгән, бу шулай иткән», – диләр. Журналист бу факт белән бергә-бер кала. Аны якларга бер кеше юк. Бу очракта дөреслекне дә чыгарасы килә, хәлне дә үзгәртәсе килә. Тормышта журналист кулы белән эшләргә теләү очраклары бик күп.

Журналист Рәмис Латыйпов та: «Мина кырында йөргән кебек идем», – дип язып чыккан иде. Эшлим, язам дигән журналист мондый очракларга күп юлыга. Журналистикада гына түгел, тормышта да мондый хәлләр була, диюем.

Китап яза башлау турында: «Кыюланып тәвәккәлләдем»

– Соңгы вакытта китаплар язуыгыз турында әйтеп үттегез. Китап яза башлау, шулай ук, күңел таләбеме?

– Заводка эшкә килгәч, «Блокнот агитатора» дигән кечкенә журнал белән таныштым. Шундый форматта заводның социалистик хезмәт геройлары турында китаплар чыгарганнар. Заводларда ул вакытта икешәр, өчәр хезмәт геройлары бар иде бит. Редакторыбыз Нурулла Гиндуллин 2 герой турында китап язган иде. Уйлар чынга аша, дигән сүз бар. «Китап кадәр китап язган! Ничек язарга кирәк!» – дип шаккаткан, сокланган идем шул чакта.

Тора-бара, кешеләр китаплар чыгара башлады, үзләре дә яздылар. Нәшриятлар ачылды. 1990 елдан дини темаларга яза башладылар. Минем дә дин, әхлакый тәрбия, күңелгә азык булырдай темаларны язарга теләгем туды. «Иман» газетасына яза башладым. Әле бер мәчеткә барам, әле икенчесенә... Үз теләгем белән! Хәзер генә рәхәт ул: һәр редакциядә дин темасын алып барыр өчен җаваплы кеше бар. Ул кеше шул теманы алып бара, шул темадагы вакыйгаларны белә. Ул вакытта әйләнеп-тулганып йөрисең... Синең язмаңны кем ала? «Алыгыз, кертегез инде, бу бит инде кирәк, актуаль», – дип, этә-төртә мәкаләң чыкса, бик шатланасың.

Иң авыр вакытлар. Дин, милләт, суверенитет... Шушы моментта мәчетләр төзелә башлады. Шул шартларда халыкның рухи күтәренкелеге уянды. Кайчандыр шофер булган бабайлар мәхәллә оештырды. Ни төзелеш материалы юк, ни акча юк. Яздык, күрсәттек, кемдер китаплар бастырып чыгарды. Шул вакытны Гыйльмулла абый Хәлиуллин Казанда Танкодромда «Мәдинә» дигән иң беренче агач мәчет төзетте. Халык, җәмәгатьчелек, журналистлар белән бик актив эшли иде хәзрәт.

Гыйльмулла абыйны шулай язам, күрсәтәм. «Әйбәт» дип әйтер өчен, аның дәлиле булырга тиеш. Аңа «Алтын йөрәкле ир» дигән исем, мэриядән медальләр дә бирделәр. Депутатлар белән дә эшли, иганәчеләр дә таба... Туган ягы Буа районында 5 авылда мәчет төзүне оештыра алды: кайсына машина-машина кирпеч җибәрде, кайсына – электриклар. Ул бит эш, акча! Гап-гади шофер булган кеше зур түрәләр, хуҗалык җитәкчеләре ишеген ачтырып, дин-исламга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлатып, ышандырып, үзенең гозерен җиткереп, уңай чишелеш таба белде. Шуннан мин аңа: «Гыйльмулла абый, Сезнең турында китап язарга вакыт бит», – дидем. Ризалашты. Шулай итеп, кыюланып, тәвәккәлләдем. Белеп тумыйлар, өйрәнәсең, эзләнәсең дип, эшкә керештем.

...Әле тәҗрибә юк, компьютер чыга башлаган заман. Газета редакциясендә эшләү минем өчен капитал булган, шуннан тәҗрибә килгән. «Китап язасы иде, кемне булса да язасы иде», – дип түгел, шул темада булгач: «И, бу кеше турында китап язмыйча булмый, язарга кирәк», – дигән фикерләр туа. «Замандашларым – атаклы дин әһелләре» сериясендә 15 китап чыгардым. Язучысы да, мөхәррире дә, оештыручысы да үзем! Бер кулдан эшләүне кулай күрәм. «Менә бу кеше турында языгыз әле, моны язмыйча булмый», – дип, үзләре тәкъдим иттеләр.

«Дингә килүгә балалар сәбәпче булды»

– Гаиләгез турында да сөйләгез әле, Вәсилә апа?

– Ике кыз үстердек, безнең бәхет – шул булды. Балаларыбыз үзгәртеп кору чорында үсте. 1990 еллар. Җинаятьчел дөнья... Группировкалар, әхлаксызлык, хатын-кыз арасында да, кыз һәм ир балалар арасында да. Шушы мохиттә ирем белән «кызларыбыз Диләрә белән Алсуны матур һәм тәрбияле итеп ничек саклый алырбыз икән» дип кайгырып утыра идек.

1988 ел. Коммунистлар партиясе яшәгән заман. Безнең өйдән ерак түгел «Нурислам» мәчете ачылды. Балаларны да, яшьләрне дә укыталар, мәчет эче шыплап тулып тора икән, дип ишеттек. Ирем белән киңәшләштек тә, бала дингә керсен, тәртипле булсын, дигән уй белән, кызыбыз Диләрәне мәчеткә яздырдык. Күрше кызы белән укырга йөрделәр. Таләпчән әни буларак, нәрсә укыганнары турында сорый идем. «Мөгаллим сәни» китабын укый башлагач: «Укып күрсәт әле», – дип сораган булам. 1-2 дәрестән соң кызым: «Әни, без бит дөрес яшәмибез, кибет колбасаларын, дуңгыз итен ашарга ярамый икән», – диде. «Өйрәтеп утырма әле, башкасын кайдан аласың!» – дип бик әйтәсе килә! Ә бит үзебез укырга җибәрдек. Ул бит баланың кулына сугу булыр иде…

Дингә килүгә балалар сәбәпче булды. Күп гаиләләрдә шулай. Аллаһка шөкер, дин иреге ачылды. Бәхеткә, кызлар гимназиясе эшли башлады. «Әни, без тәнәфестә татарча җырладык, биедек», – дип кайтып сөйли иделәр. Кызларыбыз милли мохиткә эләкте. Икесе диндә булсалар да, дөньяви белемне тирәнтен алдылар. Динне дә, дөньяны да алып барырга кирәк. Алар үз ипиләрен үзләре табарга, үз балаларын лаеклы итеп үстерергә әзер булырга тиеш. «Теге ярамый, моны кушмый, алай-болай түгел», – дип утырганда, вакыт кына китә.

Диләрә кызым журналистика юнәлешен сайлады, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшләп алды. Аннан соң «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә стажировка үтте, Россия ислам университетында матбугат сәркатибе булып эшләгәннән соң, Мәскәүгә китте. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли.

Алсу кызым 3 тел белә, 3 телдә дә эшли белә. «Бизнес Онлайн» порталында хезмәт юлын башлады. Андага темпны, таләпләрне, эшне күз алдына китерәсездер. Шунда чирканчык алды. «Суга ыргыталар да, батасың килмәсә, үзең йөзәргә өйрәнәсең», – диләр. Журналистикада үзенең фикере, күзаллавы бар.

Китаплар язгач, аларны иң башта кызларыма күрсәтәм. Алар – минем иң беренче рецензентларым, консультантларым. Фикерләрен хөрмәт итәм, тыңлыйм. Алар – журналистлар, бүгенге дөнья күзлегеннән карап, объектив бәя бирәләр. Шрифтлар, рәсемнәр сайлауда да хәтта!

Аллаһка шөкер, 5 оныгым бар. Олысына 16 яшь. Мин аларга «журналист, актер булыгыз» дип әйтмим. Тырышып укырга, барлык фәннәрне яратырга киңәш итәм. Шушы яшемдә миңа һаман да география, химия, биология кирәк. Аларны мәктәп программасы буенча гына белсәгез дә, темада иркенрәк гизәсез.

Тумбочкам өстендә ярты метрга якын биеклектә «Рәхмәт хатлары». Болар бит пенсиягә чыккач эшләгән эшләрем өчен бирелгәннәр. Моның нигезендә 54 ел буена туплаган тәҗрибә, яшьтән сайлаган һөнәремә тугрылык һәм тырыш хезмәт тора. Хезмәтең булмаса, сине бер кеше дә күрми!

«Эшләгәнең команда өчен булса, өйрәнгәнең – үзең өчен»

– Яшь буын журналистларына теләк-фикерләрегез нинди?

– Хезмәт юлын башлаганда һәр һөнәр кешесенә әйтә торган сүзем бар: эшләгәнең команда өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен була. Еллар үткәч, моның дөрес сүз икәненә инанасың. Шуңа риза булып эшләргә, тырышырга кирәк. Һәр һөнәрнең нигезендә тырышлык ята.

Икенчедән, журналист хезмәте – нормалашмаган хезмәт. Ул иртәнге 6да да, төнлә дә эш урынында булырга мөмкин. Яратып эшләгән эштә тизлек, оперативлык мөһим. Без эшләгән вакытта интернет заманасы булмаса да, «теге яки бу вакыйганы иң беренче булып без язып чыгабыз» дигән әйбер һәр коллективта бар иде. Газета-журнал редакцияләре арасында үзенә күрә бер ярышу иде. Материалны тиз һәм аның эксклюзив төстә бирәсең икән, журналистика белән янасың, дигән сүз. «Әй, ярар, язылыр әле, аннан соң язармын әле», – дисәң, аның актуальлеге югала, бетә. Чөнки беренче тәмен аның башка кеше алган була.

Мин чит илләргә йөрдем, сәяхәт иттем. Телне белмибез. Тел белмичә кая гына барсам да, газеталар алам, карыйм. Миңа ул журналист буларак кызыклы. Журналист кызыксынучан булырга тиеш, һәр нәрсә белән кызыксынса, үзенә үк яхшы. Ата-аналар темасы һәрвакыт актуаль: өлкәнрәкләр яшьләрне тәнкыйтьли, яшьләр, киресенчә: «Безнең белән канәгать түгелләр, тырышабыз, хәзер бит заман башка», – диләр. Ике якта да хаклык бар.

Бу һөнәреңне гаиләдә дә аңлаулары, синең хезмәтең белән санлашулары кирәк. Әгәр тавыш-гауга белән редакция биремен үтәргә чыгып китәсең икән, анда инде канатлар каерыла. Монда да гаилә зур роль уйный. Журналист һөнәре – абруйлы һөнәр. Шушы абруйны югалтмыйча, хезмәт итәргә насыйп булсын. Зур акчалар артыннан куганнар журналистикада эшләми. Йә акча, йә идея, без инде идея өчен эшләүчеләр булдык. Журналистикага киләләр, үзләрен табалар. Мин бүгенге яшьләр өчен куанам, алар белән горурланам. «Өйрәнер, булыр әле, тырышыр, үзен табар, өметле бу», – дип карап, һәркемгә уңышлар телим.

  • Рәхимова (Сәхипова) Вәсилә Шәйхулла кызы – 1955 елның февралендә хәзерге Биектау районы Әлдермеш авылында туа. 1972 елны Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1976 елны Казан моторлар җитештерү заводы газетасында хезмәт юлын башлый. 2010 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя.
  • 1980 елдан СССР журналистлар берле әгъзасы. 2006 елда «КМПО ААҖнең атказанган ветераны» исеменә ирешә. 2005 елны «Казанның 1000 еллыгы» истәлек медале белән бүләкләнә. 2020 елны ТР МДНнең 25 еллыгы хөрмәтенә истәлек медале тапшырыла.
  • 2024 елны «За вклад в духовно-нравственного возраждения ислама» – «Ислам яңарышына керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнә. Бер үк вакытта, 1992 елдан башлап, һаман да шул штаттан тыш хәбәрче булып «Иман», «Сөембикә», «Дин вә мәгыйшәт», «Ислам-инфо» газеталарында, республикада нәшер ителүче татар басма матбугатында, «ТНВ» тапшыруларында халкыбызның рухи-әхлакый яңарышы, дин-ислам темаларын яктырта. 2015 елны Татарстан Мөслимәләре берлеге уздырган бәйгедә гран-при яулый, «Татарстанның атаклы абыстае» исемен ала.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100