Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованың ире: «31 декабрьдә аңа 43 яшь тулыр иде...»

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованың ире: «31 декабрьдә аңа 43 яшь тулыр иде...»

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов хатыны истәлегенә пост куйган: «Бүген, 2022 елның 31 декабрендә, Вәсилә Разиф кызы Фәттаховага 43 яшь булыр иде… Якты истәлек. (31.12.1979-26.01.2016). 

Постка Вәсилә Фәттахова башкаруында «Арча» җырын куйган.

Бу постка күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

Роза Хәйруллина: «Кабатланмас. Яраткан һәм Кадерле. Җаны тыныч булсын».

Гөлнара Хәсәнова: «Үзенчәлекле, бай тавышлы җырчы, зур талант иясе. Эстрада күгендә аның йолдызы һәрвакыт янар. Һәрвакыт истә тотабыз».

Гөлчәчәк: «Вәсилә белән Хәния кебек матур җырлаучы юк. Моңлылар киткән саен стресс кичерә халык. Бер үзегезгә генә булса бу хәсрәт, йөрәгегезгә сыймас иде. Истә алар, догалар кабул булсын!»

Зифа Нагаева: «Оҗмах сандугачларыдыр инде Вәсиләкәй, тыныч йокла...»

Булат Бәйрәмов: «Истә тотабыз».

Вәсилә Фәттахова вафатына 4 ел: «Йолдыздай атылып керде дә, якты эз калдырып сүнде»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100