Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованы ире искә ала: «Кадерлеләребез беркайчан да вафат булмый»

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованы ире искә ала: «Кадерлеләребез беркайчан да вафат булмый»
Социаль челтәрләр

Продюсер, концертлар оештыручы Илгиз Әбдрәкыйпов хатыны, мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованың 2015 елда Казандагы бер концертта төшкән фотосын урнаштырган. Ул якын кешесе истәлегенә: «Күкләр үзләренә иң яхшыларны ала… Кадерлеләребез беркайчан да вафат булмый, эзсез югалмый. Алар безнең догаларыбызда терелә һәм йөрәкләребездә мәңгегә кала», – дип язып куйган.

Фотода Вәсилә Фәттахова матур кызыл күлмәктән басып тора. Фотога фон итеп, артистның «Бәхетебез бикле ятмасын» җыры куелган.

Тормыш иптәше белән бергә Вәсиләне яратып тыңлаучы тамашачысының да күңеле тулган. Алар җырчыны:

«Гел истән чыкмый. Урыны оҗмахта булсын. Иң зур хыялы – яхшы әни булып, балалар үстерү иде. Бик кызганыч»;

«И-иң яхшы җырчы иде Вәсилә, кабатланмас тавыш иясе»;

«Бик матур, тыныч, күркәм артистка иде. Бүгенге көнгә кадәр яратып тыңлыйм җырларын. Урыны җәннәттә булсын»;

«Ул бит шундый үзенчәлекле, эксклюзив җырчы иде. Җаны берүк тыныч булсын»;

«Матуркаебыз, Вәсиләбез гел безнең йөрәкләрдә. Җырларын һаман яратып тыңлыйм. Урыны оҗмахта булсын», – дигән сүзләр белән искә төшергәннәр.

Илгиз Әбдракыйповның 2 баласын ялгызы гына тәрбияләвен искәртеп, аның хөрмәткә лаекле әти булуын да искәрткәннәр.

«Илгиз, сезгә сабырлык инде. Балаларыгызны исән-имин үстерергә язсын»;

«Илгиз, сез – ихтирамга лаеклы шәхес. Вәсиләне һәрвакыт искә аласыз. Без дә аны онытмыйбыз. Балаларына, сезгә Ходай зур сабырлык бирсен. Үземнең кызымның да шул табиблар аркасында 2 сабыен, гаиләсен калдырып киткәненә 5 ел булды», – дигән комментарийлар бар.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтерендә ул «Туган як», «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырлары аша яңара.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Онытылмаслык шэхес! Матур яктан гына искэ алам! Тавышы, жырлары, узенен куркэмлеге ни тора! Биииикккк сагынам хэм жэллим узен, гаилэсен! Сабырлык бирсен якыннарына!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100