Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованы ире һәм тамашачысы искә ала: «Эх, Вәсилә апа...»

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованы ире һәм тамашачысы искә ала: «Эх, Вәсилә апа...»
Фото: © Илгиз Габдрәкыйповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Моннан нәкъ 8 ел элек, 2016 елда, Вәсилә Фәттахова вафат булды. «Туган як» җыры белән танылган җырчының гомере икенче бәбиен тапканнан соң өзелде.

Бүген тол ир Илгиз Габдрәкыйпов шәхси сәхифәсендә мәрхүмәнең фотосын урнаштырган.

«Сигез ел Вәсиләсез... 31.12.1979 – 26.01.2016», – дип язган ул.

Аның сүзләренә татар эстрадасы җырчылары – Ришат Фазлыйәхмәтов, Рамил Хәйретдинов, Илсөя Бәдретдинованың концертлар директоры Гүзәл Карамиева, Вәсилә Фәттахова иҗатын яратучы күпсанлы кешеләр кушылган.

«8 ел… Аның җырларын ишетүгә һаман да күз яшьләнә. Урыны оҗмахта булсын»;

«Искиткеч, иң сәләтле Вәсилә, истә, яратам»;

«Вәсилә һәрвакыт минем йөрәгемдә булыр. Мин һәрвакыт җырларын тыңлыйм да елыйм. Бу дөньяны шулай иртә ташлап китүе бик кызганыч»;

«Урыннарың җәннәттә булсын, дускай. Күңелләргә җитми синең булмавың. Истән китмисең»;

«Җырларыгыз күңелгә үтеп керердәй иде. Эх, Вәсилә апа, урыныгыз оҗмахта булсын»;

«Яратып тыңлыйбыз Вәсиләнең җырларын. Андый тавыш бүтән юк»;

«Нинди чибәр булган ул», – дигән сүзләр язучылар бар.

Вәсилә Фәттахова бик яшьли, икенче баласы – кызы туганнан соң 37 яшендә вафат булды. Аның ире Илгиз Габдрәкыйпов яраткан хатынының фотосын социаль челтәрдә даими урнаштырып, искә алып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100