news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахова, Хәмдүнә Тимергалиева башкарырга өлгермәгән җырны җырчы Фирүзә чыгарган

news_top
Вәсилә Фәттахова, Хәмдүнә Тимергалиева башкарырга өлгермәгән җырны җырчы Фирүзә чыгарган
Фото: Фирүзәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Автор-башкаручы Фирүзә Татарстан көне уңаеннан яңа җырын тәкъдим итте. «Минем Татарстаным» җырының көе һәм сүзләре авторы – Зифа Нагаева. Бүгеннән җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап була.

«Бу җырны миңа продюсерым Илгиз Абдракипов тәкъдим итте. Күптән язылган җыр. Үз вакытында ул аны Вәсилә Фәттаховага дип Зифа Нагаевадан яздырган. Кызганычка каршы, Вәсилә җитешә алмаган. Аның үлеменнән соң, Илгиз Фәнүзович бу җырны Хәмдүнә апага җырларга биргән, ләкин ул да аны җырларга җитешмәгән. Озак еллар үткәннән соң, бу җыр миңа насыйп булган», – дип сөйләде Фирүзә.

Җырчы бу көннәрдә җырчы Башкортстанның Туймазы шәһәрендә сольный концертлвр куеп кайткан икән. «Интертат»ка шул хакта да сөйләде.

«Беренче концертларым булды, Туймазы шәһәреннән башладык. Тамашачыга үзем язган җырларымны тәкъдим иттем. Тамашачы бик җылы кабул итте. «Тагын кайчан киләсез», – дип сорадылар. Шул кадәр күңелем булып, хисләнеп кайтып киттем. Башкортстан якларында җыр, моңны аңлый торган халык яши. Концертларга сайланып кына йөриләр икән, үзләре шулай, дип әйтте. Рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Тулаем алганда, мин концертан үзем канәгать калдым. Шулай да, мин – перфекционист. Тамашачы күрмәгән, үзем генә белгән җитешсезлекләр булды, ансыз берничек тә булмый, бигрәк тә беренче концертта. Мин аларны төзәтәчәкмен», – дип сөйләде Фирүзә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар