Васил Шәйхразиевның "ак байлар"га мөрәҗәгате: “Татар халкының үсеш стратегиясендә бизнесның да урыны булырга тиеш”
Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев күптән түгел Екатеринбургта татар эшмәкләрләре белән очрашты. Ул аларны Татар халкының үсешенә өлеш кертергә өндәде. Васил Шәйхразиевның бу чыгышыннан өзекләр тәкъдим итәбез.
Без хәзерге вакытта Россия регионнарында татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр җыябыз, фикерләшүләр оештырабыз. Февральдә шундый очрашулар Екатеринбург, Ростов-Дон, Уфада үтте, алда Томск, Сахалин, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Иваново, Самарада көтелә.
Татар халкының үсеш стратегиясендә бизнесның да урыны булырга тиеш дип саныйм.
Әгәр 1917 елга кадәрге татар тормышын алсак, анда “ак байлар” дигән төшенчә булганын беләбез. Ягъни, хәзерге сүзләр белән әйткәндә, шундый бренд булган. Ак байлар үз бизнесларын алып барган, җитеш тормышлы кешеләр булган. Үзләренең намуслы булулары белән алар бу брендны ныгытканнар, үзләренең сүзләрендә тора торган кешеләр булуларын һәм брендның кадерле булуын бөтен дөньяга исбатлаганнар.
Татар халкының үсеш стратегиясе бурычларының берсе - милләтебезне үстерү. Һәр татар кешесе үз-үзенә “татарны милләт буларак ничек үстереп була?” дигән сорау куярга тиеш. Милләт ул телдән, гореф-гадәттән, диннән, өс-киемнән, ашау-эчүдән тора. Боларны алдагы буыннарга тапшырырга кирәк.
Әти-әниләребез безне якты дөньяга тудырган вакытта әйткән: безнең буынны дәвам итәсебез килә, балаларыбызга матур итеп милли тәрбия бирербез, дигәннәр. Алар безгә “балам, бәбкәм” дип дәшкәннәр. Без аларга “әнием, әбием” дигәнбез. Алар безгә белем биргәннәр. Ә без бүген үз балаларыбызга боларны бирә алырлык хәлдәме? Оныклар турында әйтеп тә тормыйм инде. Ә без үз гаиләләребездә, җәмгыятьтә, автономиядә, вәкиллектә татар булып сакланып калу өчен нәрсә эшлибез? Менә шундый сораулар куярга кирәк.
Сезне, бизнес алып баручы татарларны да, алдыгызда шундый сораулар куярга өндим. Мин үзем дә, хакимият вазифасында эшли башлаганчы, 10 ел бизнеста эшләдем. Шәхси бизнесым бар иде - үзем 100 процент учредитель һәм директор. Минем еллык фондта һәрвакыт хәйрия өчен статья бар иде. Мин аны һәрвакыт исәптә тота идем, чөнки бу миңа кирәк иде.
Татар байлары элек-электән милләт үсеше хакына мәктәпләр, хастаханәләр, мәчетләр төзегәннәр, мохтаҗ гаиләләргә, мәдрәсәләргә ярдәм иткәннәр. Бу бит йөрәккә ята торган эш. Хәзер дә татар эшмәкәрләре бу эшләрне алып бара, әле моның белән генә чикләнми - милли бәйрәмнәрне уздыруга да, көндәлек тормышта милләттәшләргә ярдәм итүне дә оештыра.
Стратегия эскизын төзегәндә, без башка милләтләрдән дә мисаллар карадык. Һәм кайбер милләтләрдә үрнәк эшләрне күрдек. Әйтик, милләттәш кыз кияүгә чыга яки егет өйләнә икән, аларның никахы мәңгелеккә истә калсын, матур булсын өчен акчалата ярдәм итүче милләтләр бар. Бу бер генә мисал.
Күңел кушканча ярдәм итәргә һәм мөмкинлек табарга була. Әгәр эшләрең уңышлы бара икән, татар халкы үсешенә ярдәм итү саваплы эш булыр иде. Аллаһ та, без дә рәхмәтле булырбыз. Без бүген нәрсә белән файдалы була алабыз - һәммәбезгә шуны уйларга кирәк.