Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Васил Гарифуллин Журналистика югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

news_top_970_100
Васил Гарифуллин Журналистика югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Васил Гарифуллин КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шул хакта боерык чыккан. Бу турыда «Татар-информ» университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Васил Гарифуллин Татарстанның Саба районы (хәзерге Теләче) Югары Кибәхуҗа авылында туган. 1983 елда «Журналистика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

1990 елдан Казан дәүләт университетында татар журналистикасы кафедрасында ассистент, доцент, профессор булып эшли. 1998-2018 елларда – татар журналистикасы кафедрасы мөдире, ә 2002-2012 елларда Казан университетының журналистика һәм социология факультеты деканы.

2012-2016 елларда – КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының массакүләм коммуникацияләр бүлеге мөдире. 2018 елда КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.

2024 елның сентябреннән әлеге вакытка кадәр Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе вазифасында Юлия Андреева эшләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100