Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваннаны ничек агартырга?

news_top_970_100
Ваннаны ничек агартырга?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Ваннаны өр-яңа кебек итәр өчен ысуллар «Киңәшләр» сайтында чыкты.

Ваннаның материалына карап, чистарту да төрлечә була.

Акрил ваннаны сак кына чистартыгыз, аны абразивлы, спиртлы әйберләр белән чистартырга ярамый. Акрил ванна өчен гель, спрей, хлорлы эремә кулланалар. Абразив кисәкчекле чаралар – катгый тыела!

Чуен ваннаны җиңелчә абразивлы әйберләр белән чистартып була. Ләкин агарткычлар һәм кислоталар өслекне ашарга мөмкин, аларны кулланмау хәерле.

Кибеттә алган чаралар булышмаса, халык ысуллары бар.

Агарткыч белән аш серкәсен тигез күләмдә кушыгыз. Аерым савытта аш һәм кальцийлы содаларны кушыгыз. Содалы ботканы ваннадагы тапларга сылагыз да 20 минутка калдырып торыгыз. Аннары ваннага аш серкәсе белән агарткычлы эремәне сибегез, губка белән сөртегез дә җылы су белән юып төшерегез.

6 процентлы водород перекисе белән нашатырь спиртын 1:2 чагыштырмасында кушыгыз. Бераз селкеткәләп алыгыз, губка белән ваннага сөртегез. Таплар бик нык булса, 20 минут тотып торыгыз. Аннары су белән юып төшерегез.

Аш серкәсе белән тоз да ванна чистартырга булыша. 100 мл шәраб уксусына 2 аш кашыгы тоз кушып, 65 градуска кадәр җылытыгыз. Кайнар эремәне тапларга сөртеп, 20 минуттан юып төшерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100