Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваннадагы кара күгәрек гөмбәсен ничек бетерергә?

news_top_970_100
Ваннадагы кара күгәрек гөмбәсен ничек бетерергә?
Владимир Васильев

Ванна кырыена кара күгәрек гөмбәсе чыга башлау белән күпләрнең очрашканы бардыр. Моны җиңү ысулы киңәшләр сайтында чыкты. 

Күгәрек эстетик яктан ямьсез, өстәвенә аллергия, дерматит, сулыш органнары авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Кара күгәрекне чистартыр алдыннан бу урыннарны чылатыгыз - споралары һава чыгып, башка урыннарга күчмәсен.

Аннары тимер щетка яки металл кыргыч ярдәмендә күгәрекне кырып алыгыз. Гөмбәлек өслеккә бик тирән үтеп үсә, аны чиста катлам чыкканчы кырып алып бетерегез. Аннары бу урынны антисептик белән эшкәртегез.

Плитка, ванна арасына үскән гөмбәне бетерү катлаулырак. Күгәрек үскән обойларны, кафель плиткасын алып атырга кирәк булуы бар. Аннары махсус препаратлар белән эшкәртегез. Антисептик кипкән саен, кабат эшкәртә-эшкәртә берничә тапкыр кабатлагыз.

Күгәрек гөмбәсен ультрашәмәхә лампа белән бетерергә була. Ультрашәмәхә нурлар астында споралар үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100