Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваннада юынган чакта 20 яшьлек кыз ис тиюдән үлгән

Егет аш бүлмәсендә ашарга пешереп йөргән, ванна белән аш бүлмәсендә арасында уртак вентиляция ясалган булган.

news_top_970_100
Ваннада юынган чакта 20 яшьлек кыз ис тиюдән үлгән
https://pixabay.com

Волгоград шәһәрендә 20 яшьлек кыз ваннада юынган чакта һәлак булган. Ул ис газы белән агуланган һәм аңын югалтып ваннага егылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига ноябрьдә булган. Мәрхүмә кыз сөйгән егете белән бергә фатир арендалап яши. Фаҗига булган көнне егет аш бүлмәсендә нидер пешерә, кыз исә юынырга кереп китә. Аннары кыз озак чыкмый торгач, егет ванна ишеген ача һәм сөйгәненең аңсыз килеш таба.

Егет ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин табиблар кызны коткара алмый. Кыз ис газы белән агуланган һәм вафат булган.

Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дарья Буянова сүзләренчә, тикшерүчеләр кызның үлеме сәбәбен ачыклаган, Фаҗига булган йортта ванна һәм аш бүлмәләре арасында мәҗбүри вентиляция системасы урнаштырылган. 

«Вентилятор һәм газ колонкасы бергә эшләгән вакытта, биналарда углерод окисе микъдары кисәк кенә арта», — дип аңлата Дарья Буянова.

Кыз менә шул сәбәпле агуланып үлгән. Фаҗигага кадәр бер ай алданрак кына вентиляция һәм морҗаларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләре әлеге йортта җилләтү системасы эшчәнлеген тикшереп киткән булган. Ул төзексезлекләр табылмаган.

20 яшьлек кыз үлгәч, иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтеп, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү турында җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100