Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваннада телефон тотып яткан кыз ток сугудан үлгән

Бала кычкырып җибәргән һәм аңын югалткан.

news_top_970_100
Ваннада телефон тотып яткан кыз ток сугудан үлгән
https://pixabay.com

27 февральдә Абакан шәһәрендә 12 яшьлек кыз бала ваннада ток сугудан үлгән. Аның телефоны зарядкага тоташтырылган килеш суга төшкән булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кич белән кыз ваннага керә. Ул телефонын зарядкага куя һәм озынайткыч аша кулына тотып ята. Бер мизгелдә телефон суга төшеп китә. Бала кычкырырга өлгерә һәм һәлак була.

Әти-әнисе тапканда бала аңсыз, ваннага су тулган, су эчендә телефон йөзеп йөри. Ашыгыч ярдәм килгән чакта бала инде үлгән була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100