Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ванна бүлмәсендә сакларга ярамый торган тугыз әйбер

Мунчала, халат, кырынгыч һәм башкаларны ваннада тотучылар бармы? Булса - бу киңәшләр тәгаен сезгә аталган.

news_top_970_100
Ванна бүлмәсендә сакларга ярамый торган тугыз әйбер

Гадәттә күпчелек кеше ваннада саклый торган әйберләр бөтенләй дә дымлы урында торырга тиеш түгел икән. Бу турыда хатын-кызлар өчен киңәшләр тупланган сайтта язылган.

Даруларын, бизәнгечләрен һәм кырынгычларын, халат-сөлгеләрен кем генә ваннадан алып чыга икән?! Җылы суда ятып китап укучылар да арагызда бардыр, мөгаен.

Дарулар. Даруларның инструкциясен укып карасагыз, аларның һәрберсен коры һәм салкынча урында сакларга кирәклеген күрерсез.

Теш щеткасы. Щеткалар дымлы урында торса, аларда зарарлы бактерияләр һәм микроблар бик тиз үрчи.

Хушбуй. Ислемайлар ванна бүлмәсендә торса, бик тиз бозыла. Аларны караңгы һәм коры урында саклау хәерле.

Халат һәм сөлге. Тукымадан эшләнгән әйберләр дымны үзенә җыя. Шулай итеп алар сасый башлый.

Зәркән эшләнмәләр. Алтын, көмештән эшләнгән, затлы бижутерия дә ванна бүлмәсендә бозыла, төсен югалта. Аларны коры тартмада саклау хәерле.

Китап. Кәгазь дым суыра. Шулай итеп китап-журналлар саргаеп таушала.

Мунчала һәм чәч каптыргычлар. Дымлы бүлмәдә бу предметларда зарарлы микроблар бик тиз үрчи. Тән тиресенә бетчәләр чыгу шуларны кулланудан булырга мөмкин.

Кырынгыч. Бритваны куллангач, коры итеп сөртеп, тартмага алып куярга кирәк. Юкса ул бик тиз таушала, микроблар туплый. Лезвиедә паразитлар җыелырга мөмкин.

Косметика. Ванна бүлмәсендә торган пудра, помада үзлекләрен югалта, сыйфаты начарая.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100