news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ванкувердагы урам фестивалендә халык өстенә машина килеп кергән, һәлак булучылар бар

news_top

Ванкуверда урам фестивале вакытында халык өстенә машина килеп кергән, нәтиҗәдә, берничә кеше һәлак булган, дип яза ТАСС, шәһәр полициясенә сылтама белән. Хокук саклаучылар фаҗиганың сәбәпләре яки машина йөртүченең мөмкин булган мотивлары турында хәбәр итми.

«The New York Post» мәгълүматлары буенча, халык өстенә кара төстәге внедорожник килеп кергән, аның маркасы аныкланмый.

Ванкувер мэры Кен Сим фестивальдә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашкан. Сим чарада катнашучыларның шактый өлеше – Филиппиннан чыккан кешеләр булуын әйтә. Урам йөрешләре XVI гасырда Испан колонизаторларына каршылык күрсәткән Филиппин юлбашчысы Лапу-Лапу хөрмәтенә оештырылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар