Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәлиулла Якупны үтерүдә гаепләнүченең әнисе улын үлгән дип тануны сораган

news_top_970_100
Вәлиулла Якупны үтерүдә гаепләнүченең әнисе улын үлгән дип тануны сораган

Богырыслан шәһәр судына бер ана улын үлгән дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән, дип яза orenday.ru. Аның әйтүенчә, 2012 елда аның улы хатыны һәм улы белән Мисырга китә. Шул ук елның июлендә аны Казанда булган террор актында гаеплиләр, октябрьдә федераль эзләүгә бирәләр. Ир турында шуннан бирле бернинди мәгълүмат юк.

Сайт язуынча, сүз 48 яшьлек Рафис Гәрәев турында бара. 11 ел элек – 2012 елның 19 июлендә Казанда мөфти Илдус Фәизовның автомобиле шартлатыла, һәм шул ук көнне Диния нәзарәтенең белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповны атып үтерәләр. Казанда һәм Татарстанда бу җинаятькә кагылышы бар дип шикләнелгән кешеләрдән, шул исәптән мөселман лидерларыннан сорау алу, аларны кулга алулар башлана. 100дән артык кеше тикшерелә. Берничә кеше федераль эзләүгә бирелә – Альберт Исмәгыйлев, Роберт Вәлиев һәм Богырысланнан Рафис Гәрәев. Бу терактны үз өстенә алган Рәис Мингалиев та федераль эзләүгә бирелә.

Рафис Гәрәевнең әнисе әйтүенчә, 11 ел буена улыннан хәбәр юк. 5 баласының 3есе Россиягә кайткан, әтиләре булмау сәбәпле, пенсия алу өчен, аның үлгән буларак танылуы кирәк. Әмма суд аны үле дип тануны кире каккан. «Ир, җинаять җаваплылыгыннан котылу өчен, тикшерү органнарыннан качып йөри, дип уйларга нигез бар», – диелгән суд карарында.

Гәрәев (Гариев) Рафис Рәсим улы 1975 елда Богырысланда туган, Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында теркәлгән. Рәсми эшләмәгән. Ул әлегә кадәр федераль эзләүдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100