Татар эстрадасының күркәм «Мәхәббәт» дуэты (Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Гөлназ Гафурова) «Уемда гел син» дигән яңа җырларын тәкъдим итте.
Яңа җырның авторлары – Гөлфия Шакирова һәм Салават Шәехов.
«Бик матур, сезне яратып карыйбыз, яратып тыңлыйбыз», – дип канатландырган җырчыларны тамашачысы. Шулай ук күпсанлы йөрәк рәсемнәре дә юллаганнар.