Вәли, антитәнчекләр җенси юл белән күчә дип, бөтен бистәне «вакцинацияләгән» – мәзәкләр
Русиядә 14 нче гасырда бер китап мең сум торган. Кирәк бит, ә! Алты гасыр үткән, берни дә үзгәрмәгән.
![Вәли, антитәнчекләр җенси юл белән күчә дип, бөтен бистәне «вакцинацияләгән» – мәзәкләр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/8/16/10723a0c7b5ba965715747a9a770da63.jpg)
Ире хатынының сөяркәсен тоткан да каты итеп кыйный икән. Болар янында ирнең хатыны чәбәләнә һәм бар көченә кычкыра, ди:
– Нишлисең син, юньсез? Ул бит синең балаларыңның атасы!
***
Вәли, антитәнчекләр җенси юл белән күчә дип ышандырып, бөтен бистәне «вакцинацияләгән». Кайберәүләрне – икешәр тапкыр. Шуннан бирле аның үзен дә Спутник дип йөртә башлаганнар.
***
Бүген шеф җыелыш җыеп, кәрәзле телефоныннан анда булган һәр кешегә шалтыратып чыкты. Аның шалтыратуына куелган көйләрне тыңлады да болай диде:
– Бу айда премиягә өмет итмәгез!
***
— Беләсезме, Россия коррупция буенча дөньяда икенче урын алган.
— Ә нигә икенче?
— Чөнки беренче урынга эләкмәс өчен ришвәт биргән.
***
1910 ел: жандарм революционерны төрмәгә утырта.
1917 ел: революционер жандармны төрмәгә тыга.
1937 ел: икесе дә ГУЛАГта утыралар.
1955 ел: икесе дә амнистиягә эләгеп чыгалар.
1993 ел: икесе дә картаеп беткәннәр, урамда очрашалар. Революционер урамда пирожки сатып утыра. Жандарм: «Безнең патша ничек сиңа пирожки сатарга рөхсәт итмәгән булды икән?!»
***
Кытайда ковидның яңа штаммын тапканнар, ул эчәклекләрне зарарлый икән. Битлек урынына памперс киябез дип, кайсыгыз шаярган иде анда?
***
– Доктор, мин сезне хатын-кыз буларак бер дә кызыксындырмыйммени?
– Юк. Мин – стоматолог, гинеколог күрше кабинетта.
***
Мәктәп укучылары тәнәфес вакытында сөйләшә. Берсе икенчесенә:
– Сиңа әти-әниең төшке ашка ничек шулай күп акча бирә соң? Минем әнине алдап булмый, ул ашханәгә шалтыратып, төшке ашның ничә сум икәнен белешә.
– Минеке дә төшке ашның ничә сум икәнен сорый.
– Ничек алдыйсың соң аны?
– Мин аны бер генә тапкыр алдадым – мәктәп ашханәсе урынына ресторан номеры бирдем.
***
– Сөйгәнем, 100 мең эшчем бар, дип әйтә.
– Умартачы ул. Бал кортлары тота.
***
– Ребе, берничә ел элек минем ирем югалды. Ничек уйлыйсыз, ул кайтыр микән?
– Мондый катлаулы сорауны мин баш раввиннан сорарга тиеш. Иртәгә килегез.
Икенче көнне:
– Ребе, баш раввин нәрсә диде?
– Ул, сезнең ирегез кайтачак, диде. Ләкин мин ул кайтмаячак дип күрәм.
– Ни өчен?
– Чөнки баш раввин сезнең үзегезне күрмәде.
***
Режиссер – драматургка:
– Мин сезнең пьесагызны укыдым, ләкин аны сәхнәдә куймаячакмын. Мин театрда сүгенү сүзләренә каршы.
– Текстта сүгенү сүзләре юк бит.
– Текстта юк. Ләкин сүгенү сүзләре залда булачак.
***
Безнең илдәге медицина белән ике бала үстергән теләсә кайсы әти-әнигә автомат рәвештә педиатр дипломы бирергә мөмкин.
***
– Без – иң борынгы һөнәр ияләре, акчага йоклыйбыз.
– Фахишәләрмени?
– Каравылчылар.
***
Әбисе ике атна буе оныгы белән мәктәпле уйнады. Икенче атна азагына ул оныгы өчен өй эше эшләп баруын аңлады.
***
Яхшы бухгалтерны табуы кыен. Шуңа күрә Мөнирә Закировна 20 ел розыскта санала.
***
– Сез алдагы эш урыныгыздан нигә киттегез?
– Ару сәбәпле.
– Нинди ару?
– Белмим. Барысы да миннән нык арыганнар дип әйттеләр.
***
Кичә минем әби дусларым белән скайп аша сөйләшүемне күрде дә президент белән телевизор аша сөйләшергә кереп китте…
***
– Бу операциягә ризалашуга караганда үлүең хәерле!
– Кызмагыз. Берсе икенчесенә комачауламый.
***
Кибеттә:
– Миңа бик кыйммәт булмаган бер тартма кәнфит бирегез әле.
– Кызларгамы?
– Табибка.
– Рәхмәт әйтергәме, үч алыргамы?
***
Үзизоляция вакытында:
– Чәчтарашханәләр бер ай эчендә ачылмаса, блондинкаларның 90%ы Җир йөзеннән юкка чыгачак.
***
Ресторанда сөйләшү:
– Официант, мин шәраб бокалында чал чәч таптым.
– Бу гаҗәп түгел, әлеге шәрабка 200 ел бит инде.
– Син мине яратасыңмы?
– Әлбәттә! Ә син?
– Мин дә үземне яратам!
***
– Мөршидә, бер шешә аракы кайда юкка чыккан?
– Мин яраны юдым.
– Нинди яраны тагын?!
– Җан ярасын...
***
Ике сисадмин сөйләшә.
– Минем компьютер көне буе үзе сүнә. Бөтен нәрсәне тикшереп чыктым, сәбәбен таба алмыйм.
– Синең система блогы аста урнашканмы?
– Әйе.
– Носкиеңны алыштыр. Ул аңын югалта.